Район газетасына язылучылар арасында бер бак бензин уйнатабыз
2022 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылыгыз һәм квитанция күчермәсен редакциягә юллагыз.
Әй, машинам бик көйсез – Һич йөрми бит бензинсыз
Әйе, күпләр машинаның су белән генә йөрүе турында хыялланса да, ә ул көн саен ягулык сорап тора. Шуны исәптә тотып, без бу юлы газетага язылучылар арасында бер бак бензин уйнатырга булдык. Чөнки хәзерге заманда техникасыз кеше сирәк, хәтта кайбер гаиләләрнең капка төбендә өчәр машина тезелеп тора. Шуңа күрә бүләгебез бик урынлы булыр дип уйлыйбыз.
Ноябрь аенда яңа акциябезне башлыйбыз, дуслар!
2022 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылыгыз һәм квитанция күчермәсен редакциягә юллагыз. Октябрь аенда язылып, квитанцияне җибәрүчеләр инде исемлеккә кертелде, шуңа аны кабат юллау соралмый. Октябрь, ноябрь аендагы акцияләрдә катнашучылар декабрьдә узачак традицион Яңа ел алды акциясендә дә катнашачак.
Акциягә 26 ноябрьдә йомгак ясалачак.
Квитанцияләрне җибәрү өчен:
- Вотсап номеры – 8 986 909 15 43,
- электрон адрес – hezmat_dani@mail.ru,
- почта адресы – Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4
Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат - “Хезмәт даны” газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы – “Хезмәт даны” (“Трудовая слава”) газетасы редакциясе. Акциянең сроклары – 01.11.2021 – 26.11.2021. Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-59. Реклама. 16+
фото: kukmor-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев