Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев балаларны тернәкләндерү үзәгенә подписка бүләк итте

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей#подпишиблизких хэштеглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итте. Әлеге акциягә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев та кушылды. Ул "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгенә подписка бүләк итте. -Без районыбызның "Хезмәт даны" газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Халыкны хәвеф-хәтәрләрдән саклау, җинаятьләрне кисәтүгә...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте социаль челтәрләрдә #подпиширодителей#подпишиблизких хэштеглары белән "Әти-әниләрне яздыр. Якыннарны яздыр"дигән акция игълан итте. Әлеге акциягә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев та кушылды. Ул "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгенә подписка бүләк итте.

-Без районыбызның "Хезмәт даны" газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Халыкны хәвеф-хәтәрләрдән саклау, җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән язмаларыбыз газета битләрендә һәрдаим басылып килә. Мондый төр акцияләр оештырылу шулай ук бик кирәкле гамәл. Минем кул астында эшләүче хезмәткәрләр дә акциядән читтә калмыйча, аңа үз өлешләрен кертерләр, якыннарын, әти-әниләрен, дусларын газета-журналларга яздырырлар, бүләк ясарлар дип ышанам, - ди Рамил Нургалиев.

Республикада вакытлы матбугатка язылу кампаниясе 18 июньгә кадәр дәвам итә. "Хезмәт даны" газетасына бер айга язылу бяәсе - 594 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев