Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Югары Чурада яшәүче гасыр әбисен 100 яшьлеге белән котлады

Югары Чура авылында гомер кичерүче Елизавета Антонова бүген үзенең бер гасырлык күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Туган көн иясен район башлыгы Сергей Димитриев котлады, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Югары Чура авыл җирлеге башлыгы Николай Михайлов, "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева, юбилярның туганнары һәм якыннары да Елизавета әбигә үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр.

Елизавета Антонова Югары Чура авылының Яшьләр урамында яши. Аңа бүген күп тә түгел, әз дә түгел - 100 яшь тулды.
-Әйе, кызым, 11 көннән йөзне тутырам шул. И-и озак яшәдем инде, китсәм дә буладыр, кешеләр алдында оят, - дип каршы алган иде ул безне ике атна элек.

Елизавета апа дип түгел, ә керәшен туганнарыбыз сөйләменә туры китереп, Лизаттә дип эндәштем мин аңа. Сүзебез, әллә кайчангы танышлар шикелле, шунда ук ялганып китте. Һич ялгансыз әйтәм, иң элек хәтеренә шаккаттым. Мин инде кичә көндез нәрсә ашаганымны, кемнәр белән аралашканымны оныттым, ә Лизаттә әтием ягыннан Пчеловод авылындагы нәсел-ыруыбызны, хәтта алар арасыннан кемнәр сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканнарына кадәр исемләп хәтерли. Ә инде Югары, Түбән Чура, Поршур авылларында гасыр дәвамында кемнәр яшәгән, эшләгән - һәрберсе аның хәтер сандыгында саклана.

Ул сигез балалы гаиләдә алтынчысы булып туа. Кечкенә Лизага 10 яшь вакытта әтисе авырып үлеп китә. Туганнарының дүртесе яшь килеш бакыйлыкка күчсәләр, Никита исемле бердәнбер ир туганы сугышта һәлак була.

Лизаттә мәктәптә бер көн дә укымаган, хәреф таный белми. Әмма, үзе әйтмешли, моңа аның гомер буе бер дә исе китмәгән. "Кайберәүләрнең Шәмәрдәнгә дә менгәннәре булмады. Бар җирдә дә йөрдем мин, колхоз малын вагоннарга төяп ике тапкыр Мәскәүгә генә бардым. Улым Пермьдә хезмәт иткән вакытта ике тапкыр аның яныннан да әйләнеп кайттым, Свердлаудагы оныкларга кунакка каз түшкәләренә кадәр күтәреп алып барган идем әле", - ди ул.

Лилия Нургалиева. Язма белән тулысынча "Хезмәт даны" газетасында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев