Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин православие динендәге кукмаралыларны Пасха бәйрәме белән котлады

-Сезне ихлас күңелдән Бөек пост тәмамлану һәм куанычлы бәйрәм - Христосның яңадан туу көне белән тәбрик итәм, - диелә котлауда. -Христианнар өчен Пасха "бәйрәмнәрнең бәйрәме" һәм "бар көннәр патшасы" ул. Пасха бәйрәме яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерә, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануыбызны ныгыта. Православие дине йогынтысында...

-Сезне ихлас күңелдән Бөек пост тәмамлану һәм куанычлы бәйрәм - Христосның яңадан туу көне белән тәбрик итәм, - диелә котлауда. -Христианнар өчен Пасха "бәйрәмнәрнең бәйрәме" һәм "бар көннәр патшасы" ул. Пасха бәйрәме яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерә, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануыбызны ныгыта. Православие дине йогынтысында барлыкка килгән якты идеяләр һәм кыйммәтләр ислам дине һәм башка традицион диннәрнең әхлакый нигезләре кебек ул район халкы рухиятенең ныклы нигезе булып тора.

Шушы тантаналы көндә тынычлык һәм мәхәббәт, игелек һәм иминлек, иң якты өметләрегезнең чынга ашуын телим. Пасха бәйрәменең тормышны раслаучы рухы районыбыз файдасына яңа казанышлар яулар өчен көч бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk