Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев үзара салым җыю буенча референдумда катнашты

Уйланганны тормышка ашыру өчен һәркемнең үзара салым программасының мөһимлеген аңлавы һәм аңа үз өлешен кертүе кирәк, дип билгеләп үтте район башлыгы.


Кукмарада һәм Манзарас авыл җирлегендә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум уза. Район халкы җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеле бер сумма кертергә әзерме-юкмы икәнлеген хәл итә.

Референдумда шулай ук район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Ул “Йолдызлык” балалар бакчасында урнашкан 1281 номерлы сайлау участогына килгән иде.

Сергей Димитриевның сүзләренә караганда, районыбыз үзара салым җыю программасында инде алты ел катнашып килә. Башкарылган эшнең нәтиҗәсен күреп, халык аның кирәклелеген, файдасын аңлады. Шуңа узган елларда һәр кешедән меңәр сум җыйган җирлекләр дә булды. Нәтиҗәдә күп авылларда юллар рәткә китерелде. Быел да Югары Юмья авылында - меңәр сум, ә Октябринода бишәр мең сум җыярга планлаштыралар. Алты елда җыелган салым күләменә килгәндә исә район буенча халыктан кергән сумма 72 миллион сум тәшкил итте. Республика казнасыннан бирелгән акчалар белән бергә исәпләгәндә, 357 миллион 999 мең сум акча җирле мәсьәләләрне хәл итүгә тотылды. Болар – ремонтланган юллар, күперләр, яңа салынган тротуарлар, төзекләндерелгән чишмәләр, зиратлар, янгын гидрантлары, күпфатирлы йорт ишегалларында, авылларда куелган спорт һәм балалар уен мәйданчыклары, эскәмияләр, урам утлары, утыртылган агач-куаклар. 

- Быел башланган эшләр 2020 елда да дәвам итәчәк. Төгәлрәк әйткәндә, шәһәр урамнарындагы җимерек хәлдәге юлларга – аларның гомуми озынлыгы 25 чакрымга җыела - таш җәеләчәк. 20 чакрымда асфальт түшәлгән юллар ремонтланачак, - диде ул. - Үзәк дәваханә янындагы, Максим Горький, Яр буе, Гвардейская, Ленин-Ворошилов урамнарындагы күперләрне ремонтлауга якынча 15 миллион сум акча тотылачак. Степан Разин, Гафиятуллин, Нур Баян урамнарында  ут челтәренә реконструкция ясау дәвам итәчәк. Бу эшләр 20 миллион сумга төшә дип исәпләнде. Үзара салымнан 4 миллион сум түләсәк, калган 16 миллион сумын программага кереп, эшләтә алачакбыз. Шәһәр урамнары буйлап тротуарлар ясау дәвам итәчәк. Әйткәнемчә, башкарасы эшләр бик күп. Аларны хәл итү өчен халыкның да үзара салым җыю программасының әһәмиятлелеген аңлавы, һәркемнең аңа үзеннән өлеш кертүе кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X