Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев: “Игенчелектә сынатмас өчен яңалык кертүдән курыкмаска кирәк!”

Кукмара районында узган күчмә семинар барышында кырларның торышы белән таныштылар.

Быел һава шартларыннан зарланып булмый: шифалы яңгырлары да яуды, кояшы да мулдан булды. Хәзер игенчелектә төп максат - игеннәрне югалтуларсыз үзвакытында җыеп алып урнаштыру. Ә быелгы уңыш, күз тимәсен, мул булырга охшап тора. Бүген район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин, “Россельхозцентр” оешмасының Кукмарадагы җитәкчесе Айдар Шакиров, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар катнашында үткән күчмә семинар вакытында районыбыз кырларының, чынлап та, өметле булуына сокландык. “Республикада безнең район сөт җитештерү буенча лидерлар рәтендә бара. Ә кырчылыктагы уңышлар турыдан-туры терлекчелек белән бәйле. Шуңа күрә игенчелектә дә сынатмас өчен, барлык технологияләрне төгәл үтәргә, яңалык кертүдән курыкмаска кирәк. Бу - бүгенге көн девизы”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

фото: Фаниль МАРСУТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk