Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев: Бар тырышлык халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелә

Район Мәдәният йортында Кукмара муниципаль район Советының бишенче утырышы узды.

Чарада Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковалар катнашты.

Район башлыгы Сергей Димитриев узган ел башкарылган эшләргә хисап ясады.

«Бар тырышлык халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелә. 2020 елда коронавирус пандемиясе товар җитештерүчеләрнең хезмәтенә төзәтмәләр кертсә дә, елны уңышлы төгәлләдек, 2019 ел белән чагыштырганда тулай территориаль продукт күләме 10 процентка артып, 15 миллиард 600 миллион сум тәшкил итте», - диде ул.

Сергей Димитриев районның икътисадый үсешенә авыл хуҗалыгының зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Игенчелектә бөртеклеләрнең уңышы буенча республикада беренче өчлекә кердек», - диде район башлыгы үзенең чыгышында, аерым саннарга тукталып.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та районда башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.

«Күпмилләтле халкыгыз дус-тату яши, җитештерүчән хезмәт белән шөгыльләнә. Күп тармакта ирешкән уңышларыгыз сөендерә. Киләчәккә үз алдыгызга зур бурычлар куясыз, аларга ирешү өчен сездә мөмкинлекләр җитәрлек», - диде министр һәм кайбер күрсәткечләрне республика дәрәҗәсенә җиткерү кирәклеген дә ассызыклады.

Саннарда – еллык хезмәт

Узган ел районда 15 миллиард 600 миллион сумлык тулай продукт җитештерелде.

Авыл хуҗалыгында акчалата керем күләме 4 миллиард 131 миллион сум тәшкил итте. Рентабельлелек дәрәҗәсе 34 проценттан артып китте.
Барлыгы 111 мең тонна сөт җитештерелде. Бер сыердан уртача 8977 килограмм сөт савылды, бу 2019 ел белән чагыштырганда 397 килограммга күбрәк.

Шәхси хуҗалыкларда 15 мең 700гә якын мөгезле эре терлек бар. Аларда барлыгы 3 миллиард 239 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде.

Районда 987 шәхси эшмәкәр, 283 кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре исәпләнә, 1194 үзмәшгуль теркәлгән.Тулай территориаль продукт күләмендә кече бизнесның өлеше 33 процент тәшкил итә.

Узган ел илкүләм проект буенча Иске Юмья, Түбән Комар авылларында күпфункцияле үзәкләр, Ядегәрдә амбулатория, Аш-Буҗида ФАП куллануга тапшырылды, республика программалары буенча Югары Шәмәрдәндә авыл клубы, Пчеловодта ФАП, Туембашта авыл җирлеге бинасы сафка басты. Район китапханәсе, архив, мәгариф идарәсе биналары, Янил, Березняк, Үрәсбаш, Олыязда мәдәният йортлары, Кукмара 2нче балалар бакчасы төзекләндерелде.

2019-2020 уку елында 43 укучы мәктәпне медальгә тәмамлады.


Фото: Фәнил Мәрсетдинов; Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk