Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район архитекторы Кукмарада территорияләрне төзекләндерү буенча нинди эшләр башкарылачагы турында сөйләде

Татарстанда 2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирү дәвам итә.

Соңгы елларда шәһәребезне төзекләндерү, уңайлы мохит тудыру өчен төрле программалар буенча, чыннан да, бик күп эшләнә. Кукмара районы архитекторы Ләйсән Зәйнетдинова белән дә шул турыда сөйләштек, җәмәгать киңлекләренә, шулай ук киләчәккә булган планнарга да тукталдык.

«Җәмәгать киңлекләренә башлыча мәйдан, парк, сквер һәм бульварлар, җәяүле юллары, массакүләм чаралар уздыру, ял өчен махсус зоналар, спорт белән шөгыльләнү, күңел ачу урыннары керә. Ял паркларын төзекләндерү, елга яр буйларын үзгәртеп кору исә район халкына яңа мөмкинлекләр тудырачак, иминлекне арттырачак, туризм һәм яңа бизнес үсешенә дә ярдәм итәчәк. Быел шәһәрнең Ворошилов урамындагы үзәк дәваханәдән алып Ленин урамы буенча базар каршындагы светофорга кадәрге арада зур күләмле төзекләндерү эшләре башланып китәчәк. Чөнки шәһәрнең әлеге үзәк урамнарында автомобильләр өчен дә, җәяүлеләргә дә бик үк уңайлы булмаган урыннар бар. Әйтик, “Ратмир” сәүдә комплексы янындагы тукталышта, шулай ук дәваханә тирәсендә дә проблемалар юк түгел. Кичке якта йөрү өчен, тротуарларга яктырткычлар кую мөһим. Шулай ук аерым велосипедчылар юлы булдыру да күздә тотыла. Самокат, скейтборд һәм велосипедта йөрергә яратучыларга әлеге юл аеруча уңайлы булачак. Аннары өстәмә җәяүле кичүләре ясау да планга кертелгән. Хәзерге вакытта, район халкының да теләкләрен исәпкә алып, “Архитектура десанты” архитекторлары командасы тарафыннан проект эшләнә. Берничә этапта алып барылачак әлеге эшләрнең һәммәсе дә җитәкчелек, юл идарәсе белгечләре, ЮХИДИ белән килешеп башкарыла», - ди Ләйсән Равил кызы.

Районыбыз быел да «Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр мохитен булдыру өчен яхшы проектлар» буенча Бөтенроссия грант конкурсында катнаша.

«Җиңү яуларбыз дип ышанам. Грант акчалары хисабына шәһәрне матурлау өчен, тагын да күп эшли алачакбыз», - ди Ләйсән Равил кызы.

Тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булган бертуган Комаровларның кунак ихатасында алып барылучы төзекләндерү эшләре дә һәркемгә таныш. Әлеге ишегалды «Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр мохитен булдыру» федераль программасына кергән иде. Мәскәү архитекторлары тәкъдим иткән концепция нигезендә биредә йортларны реставрацияләү, аның әйләнә-тирәсен яшелләндерү, туристларны җәлеп итәрлек ял итү урыны ясау бурычы куелды, һәм аның бер өлеше инде тәмамланды. Ике этаптан торган төзекләндерү эшләре вакытында халыкка ял итү өчен менә дигән өстәмә парк булдырылды.

«Тиздән Ворошилов урамы, алтынчы йорттагы Комаровлар йортының төп бинасы – сәүдәгәрләр үзләре яшәгән өйгә дә реставрация ясый башлаячаклар. Тарихи һәйкәлне үзгәртеп кору - шактый озакка бара торган процесс. Шуның өчен аның тәмамлану вакытын да төгәл генә әйтеп булмый. Әмма реставрация эшләре йорт янәшәсендә бүгенге көндә эшләүче паркка комачаулык тудырмаячак», - ди Ләйсән Зәйнетдинова.

Районыбыз архитекторы «Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» проекты буенча эшләнгән Нурминкә елгасының яр буенда тиздән төзекләндерүнең чираттагы этабына керешәчәкләрен дә әйтеп сөендерде.

«Күргәнегезчә, биредә хәзер ничек уңайлы. Анда шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Тиздән полиция бинасы яныннан алып Туеш авылындагы самавырга кадәрге өлештә дә эш башларга ниятлибез. Анда шулай ук ял итү беседкалары, күләгәле урыннар, эскәмияләр, балалар коляскасы белән йөрү өчен аерым юллар, кече архитектура формалары – һәммәсе дә булачак», - ди ул.

Татарстанда 2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирү дәвам итә. Иң күп тавыш җыйган парклар һәм скверлар «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндереләчәк.

Тавыш бирү 30 майга кадәр Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://open.tatarstan.ru/polls), мобиль телефонда «ТР Хезмәтләре» кушымтасында үткәрелә.

Райондашларны актив булырга чакырабыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Машина юлын кысып бетерэсез .Эллэ чир инде ул сезнен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди архитектор сон бу???? Программада да жунлэп ясамагач ничек булсын инде бу...

      • аватар Без имени

        0

        0

        В кукморе, во многих улицах нет дорог. На ул. Ленина д75 во дворе нет детской полщадки. В Большом Кукморе на ул Каюма Насыйри нет воды, нет дорог. Пожалуйста в первую очередь финансируйте нужные для жителей объекты, а не объекты для показуха.

        erid: 2VtzqxWHLUk
        2
        X