Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Райнур Нотфуллин: Үзара салым акчаларның бер тиене дә читкә сарыф ителмәде, максатчан файдаланылды

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе белән Кукмарада «Үзара салым» программасының тормышка ашырылуы турында сөйләштек.

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән 2013 елдан республикада «Үзара салым» программасы эшли. Хөкүмәт, халыктан җыелган акчаның бер сумына дүрт сум исәбеннән, субсидия бирә. 

2015 ел... Кукмаралылар беренче тапкыр үзара салым җыю турындагы игъланны үзләренең ничек сагаеп кабул иткәннәрен хәтерлидер әле. «Ышанмыйм, акча җыю гына булыр ул», - диючеләр дә шактый иде. Әмма юллар төзекләндерелә, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясала, урам утлары алыштырыла, балалар өчен уен, спорт мәйданчыклары куела, чын мәгънәсендә, Кукмара шәһәр төсен ала башлагач, фикерләр үзгәрми калмады. Чөнки бердәм булганда, чыннан да, бик күп эшләр башкарырга, үзеңнең куйган максатларыңа ирешергә мөмкин. 

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән әңгәмәбез дә Кукмарада «Үзара салым» программасының тормышка ашырылуы турында. 

- Райнур Фәритович, программаның асылы нидән гыйбарәт?

- Республикада төзекләндерү, газлаштыру, капиталь ремонт һәм башка бик күп федераль, республикакүләм программалар тормышка ашырыла. Безнең алар буенча башкарган эшләребез бихисап. Күпкатлы йортларга ремонт, аларга керү юлларын, ишегалларын тәртипкә китерү, тукталышлар ясау, юлларга вак таш җәю, асфальтлау, шәхси йортларга газ, су кертү, Ленин бакчасына реконструкция, иске хәрби комиссариат янында мини-сквер ясау, урамнардагы баганаларда ут лампочкаларын электрны саклый торганга алыштыру дисеңме... Үзара салым исә алда әйтеп кителгән программаларны тулыландыручы булып тора. Биш ел эчендә шәһәрдә яшәүчеләрдән барлыгы 15 миллион 60 мең сум акча җыелды. Быел исә 4 миллион 200 мең сум тупланды, республика бюджетыннан да өстәлгәннән соң, әлеге сумма 21 миллион сумны тәшкил итте. Акчаларның бер тиене дә читкә сарыф ителмәде, максатчан файдаланылды. Моны даими рәвештә уздырылучы тикшерүләр нәтиҗәсе дә раслый. 

- Үзара салым акчалары хисабына нинди эшләр башкарылды?

- Биш ел эчендә Кукмарада барлыгы 370 ут баганасы һәм электрүткәргеч линиясе, 1700 данәдән артык лампа яңартылды. Челтәр компаниясе белән берлектә шәһәрнең 12 урамында тулысынча, ә ике урамда өлешчә яктылык челтәрләре алышынды. Быел да бу эш дәвам итеп, урам утларын реконструкцияләүгә 7 миллион 735 мең сум акча тотылды. Бүгенге көндә шәһәрнең Степан Разин урамында да әлеге юнәлештә эш бара. Проект эшләре 457 мең сумга төште. 

Шәһәрнең барлык урамнарында диярлек тротуарлар - барлыгы 15 чакрым озынлыкта җәяүле юлы салынды. Шәһәрнең Ленин, Ворошилов, Чернышевский урамнарындагы тротуарларга брусчатка түшәү тулысынча үзара салым акчасы хисабына башкарылды. Тротуарлар өчен 4 миллион 111 мең сум акча тотылды. Гафиятуллин урамында җәяүле юлларыннан тыш, юл читенә бордюрлар да куелды, чыгу юллары ясалды. «Үзара салым» программасы буенча эшне яхшы оештырган өчен, республика өстәмә рәвештә 10 миллион сум акча бүлеп бирде. Әлеге акчалар хисабына Степан Разин, Планетарная урамнарында зур күләмле эш бара, тротуарлар ясала. Шулай ук Степан Разин урамында 50ләп ут баганасы да куелачак. Гафиятуллин, Казанцева, Маяковский урамнарында яңгыр сулары агу өчен ливневкалар да булдырылды.  

Быел үзара салым акчаларының 2 миллион 942 мең сумына парк зоналары (Нурминкә елгасының яр буе территориясе, Ленин бакчасы скверы) төзекләндерелде, елганың агым юлы үзгәртелде, буяу эшләре башкарылды. Шуны да әйтеп узасы килә: киләчәктә Нурминкә елгасы яр буеның өченче өлешен төзекләндерү планлаштырыла. Ул исә Туеш бистәсе ягына таба дәвам итеп, андагы зур самавырга барып тоташачак. Тау чаңгысы базасы ягында гидрокорылмалар эшләнде инде. 

Зират коймаларын яңартуга узган ел бер миллион сумга якын акча тотылса, быел 334 мең сумга эшләп чыга алдык. Янгын гидрантлары кую - 710 мең, юл билгеләрен алыштыру 349 мең сумга төште. Террорлыкны һәм экстремистлыкны кисәтү, халыкның иминлеген тәэмин итү максатында, шәһәрнең Комсомол мәйданында 214 мең сумлык саклагыч баганалар һәм шлагбаум ясалды. 

Юллар проблемасы да әкренләп хәл ителә. Ел саен республика программалары хисабына 3,5 чакрым юлга таш түшәлә, 2,5-3 чакрым юл асфальтлана. Болар өчен якынча 70-75 миллион сум акча тотыла. 

- Шәһәрдәге ташландык корылмаларны сүтү буенча эш төгәлләндеме инде?

- Күпфатирлы йорт яннарын тәртипкә китерү дәвам итә. Күп кенә чүплеккә әйләнгән ерганаклар тигезләнде, иске гараж, мунча, такта складлар сүтелде. Вахитов урамындагы 18нче йорт янын мисалга китерәсе килә. Кайчандыр ул тирәдә яшәүчеләр, хуҗалык корылмаларын алдырмас өчен, теш-тырнаклары белән тартышканнар иде. Территориядәге чүплек чистартылып, бүгенге көндә анда уен мәйданчыгы ясалды. Маяковский, Чехов урамнарында бераз ташландык урыннар бар әле. Әлеге проблеманы хәл итеп, шулай ук мәйданчыклар, ял зоналары ясарга телибез. 

Туган төбәгебезне яшелләндерү өчен дә күп эшләнә. Ел саен юл буйларына бер мең ярым төп агач, ике меңнән артык куак үсентесе сатып алына һәм утыртыла. Быел бу эшләр өчен 1 миллион 519 мең сум акча тотылды. Парк-скверларда ландшафт дизайны буенча чәчәк түтәлләре ясау, яктырткыч паннолар сатып алу, видеокүзәтү җайланмалары кую да үзара салым акчалары хисабына башкарыла. Шәһәрне бәйрәмнәргә бизәү (баннер, элмәтакта, иллюминацияләр кую) өчен быел да 1 миллион 186 мең сум акча бүленде.
 
- Алга таба нинди эшләр башкару планлаштырыла?

- Шәһәрнең күп өлешен шәхси йортлар алып тора. Шуның өчен киләчәктә алар янына балалар һәм спорт мәйданчыклары, тренажерлар, эскәмияләр, МАФ (кече архитектура формалары) куелган ял зоналары төзергә планлаштырабыз. Шулай ук урам утларын реконструкцияләү, тротуарлар ясау, юллар төзекләндерү буенча да эш дәвам итәчәк. 

Эшне башкару гына түгел, аны саклау, чиста итеп тоту да сорала. Бу, беренче чиратта, парк-скверларга кагыла. Кеше хезмәтенә хөрмәт белән карау кирәк. Аннары минем шәхси эшмәкәрләргә дә мөрәҗәгать итәсем килә: үзләренең халыкка хезмәт күрсәтүче объект яннарына яз көне чәчәкләр утыртсалар, кыш көне матур итеп бизәп куйсалар, яктырткыч лампалар урнаштырсалар, аеруча матур булыр иде.

- Райнур Фәритович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев