Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Равил Кузюров Татарстан урманчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстанның урман хуҗалыгы бер урында тормый, тармак даими үсештә. Татарстанда заманча технологияләр кертелә, диде урман хуҗалыгы министры.

Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Урман – ул яшел байлык, дөньядагы иң кирәкле, мөһим һәм әһәмиятле табигать ресурсларының берсе. Безнең уртак максат һәм бурыч – хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен урман биләмәләрен саклау һәм арттыру, алардан рациональ файдалануны һәм сакчыл куллануны тәэмин итү. Урманчылар – алар безнең ил урманнарын яклаучылар. Шулай ук алар югары квалификацияле белгечләр, абруйлы мактауга һәм хөрмәткә лаек. Аларның үз эшенә җаваплы каравы, бирелеп эшләве нәтиҗәсендә Татарстандагы экологик иминлекне ныгыту мөмкинлеге бар. Урман – ул агач кына түгел, ә туган ил, Ватан, туган як төшенчәләре дә. Шуңа күрә дә урманчылар – алар үз илләренең чын патриотлары, Татарстан һәм Россия өчен урман байлыкларын саклау һәм арттыру турында кайгырталар һәм мөмкин булганча бөтен нәрсәне эшлиләр", - диелгән Равил Кузюровның котлавында.

Урман хуҗалыгы министры уңышларны да искә алган. Татарстанның урман хуҗалыгы бер урында тормый, тармак даими үсештә. Татарстанда заманча технологияләр кертелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә югары нәтиҗәләргә ирешелә. Автомобильләр паркы яңартылды, урман хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Урман әзерләү эшләре заманча технологияләр белән алып барыла. Начарланып баручы җирләрдә яклагыч урман утыртмалары булдырылды. Урман торгызу эшләре уңышлы тәмамланды. Татарстан Республикасы Мәктәп урманчылыкларының икенче слеты уздырылды. Янгынга каршы чор дәвамында без тәүлек дәвамында урманнарыбызны саклыйбыз. 8 ел дәвамында Татарстанда урман янгыннарына бәйле вазгыять ныклы контрольдә тора, ди ул.

"Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә без урман мәйданнарын, агач эшкәртү комплексының нәтиҗәлелеген арттыру, урман хуҗалыгында эшләүченең абруен күтәрү буенча иң яхшы идеяләрне тормышка ашырырбыз", - дип ышаныч белдерә министр.

"Бүгенге махсус рәхмәт сүзләре – тармак ветераннарына. Алар урман хуҗалыгына салган тәҗрибә, хезмәт һәм фундамент аркасында Татарстанның урман тармагы дистәләрчә еллар дәвамында актив рәвештә уңышлы үсеш ала. Урман тармагы хезмәткәрләренә чын күңелдән алга таба зур җиңүләр һәм урманнарыбызны саклау һәм арттыру максатында профессиональ уңышлар телим! Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим! Урманнар үссеннәр һәм яңарып торсыннар! Бәйрәм белән", диелгән әлеге котлау текстында.

Татар-информ

Фото: Регина Гумарова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk