Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Равил Кузюров: Лубян ул – безнең энҗе бөртегебез

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры – Кукмарада.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Министрны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

Равил Кузюров иң элек урта мәктәптә булды, укытучылар коллективы белән очрашты. Алга таба министр урман-техник көллиятендә алып барылучы зур күләмле төзекләндерү эшләре белән танышты. Билгеле булганча, 2021 елда көллият үзенең бер гасырлык күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм уңаеннан зур кунакларның килүе көтелә. «Лубян ул – безнең энҗе бөртегебез. Аның юбилеен да тиешле дәрәҗәдә, яхшылап уздырырга тиеш булабыз», - диде ул.

Мәдәният йортында исә халык белән очрашу узды. Очрашу кысаларында 2020 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә кыскача йомгак ясалды, алга таба бурычлар билгеләнде, авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев