Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев төзелеш эшләренең барышы белән танышты

«Нараткай» лагерендәге эшләр, яңа мәктәп төзелеше дәүләт һәм республика программалары буенча башкарыла.

Табигатьнең искиткеч гүзәл урыны — Камышлы урманы итәгенә сыенып утырган «Нараткай» ял лагерендә бүгенге көндә республика программасы буенча зур күләмле төзелеш эшләре бара. 

Район башлыгы Сергей Димитриев төзелеш эшләренең барышы белән танышты 

«Балалар яши торган иске биналар сүтелде һәм алар урынына 25-30ар балага исәпләнгән дүрт яңа корпус төзелде. Хәзер бер сменада 100-120 бала ял итә алачак. Биредә шулай ук клуб, медицина хезмәткәрләре бинасы да булачак. Территорияне төзекләндерү дә планга кертелгән», — диде район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов. 

Район башлыгы Сергей Димитриев төзүчеләргә үзенең күрсәтмәләрен бирде, эшне оешкан төстә алып барырга кирәклеген ассызыклады. 

Район башлыгы Сергей Димитриев төзелеш эшләренең барышы белән танышты 

Кукмара өченче урта мәктәбе территориясендә белем йорты белән янәшә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча яңа бина салына. Яңа мәктәп 375 балага исәпләнгән булачак. Проектта иркен һәм якты, заманча 16 сыйныф бүлмәсе, туган тел, инглиз теле, психолог, логопед, өстәмә белем бирү, озынайтылган көн төркеменә йөрүчеләр өчен уен кабинетлары, китапханә, спорт залы, 228 урынлык актлар залы, 188 бала сыешлы ашханә, релаксация, махсус ял итү зоналары бар. Бүгенге көндә төзелеш мәйданчыгында эш гөрли: булачак мәктәпнең нигез өлешен салу эшләре бара.

Район башлыгы Сергей Димитриев төзелеш эшләренең барышы белән танышты 

«Без бүген ике объектта булдык. Яңа сулыш өрелгән „Нараткай“ ял лагере заман таләпләренә туры килә торган булачак. Бүгенге көндә яшәү корпуслары инде әзер. Киләчәктә балалар биредә кыш айларында да ял итә алачак. Без лагерьны 1 июнь — балаларны яклау көнендә ачарга планлаштырабыз. Ә инде яңа салына торган мәктәпкә килсәк, ул да безгә бик кирәк иде. Проектлары бар, экспертизалар үткән, төзелеш мәйданчыгындагы эшләр дә оешкан төстә бара. Тиздән бик яхшы сыйфатлы, заманча мәктәп сафка басачак», — диде Сергей Димитриев.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk