Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев эшмәкәрләр белән очрашты

Бүгенге көндә районда 1300дән артык эшмәкәр һәм юридик зат бар.

«Галактика» иҗат үзәге бинасында район башлыгы Сергей Димитриев катнашында эшмәкәрләрнең чираттагы җыелышы үтте. Ул узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган иде.

Сергей Димитриев 2023 елны район өчен үсеш елы булды дип билгеләп үтте. Билгеле, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшү эзсез генә узмады. Әмма тулаем алганда күрсәткечләребез начар түгел, монда сезнең дә өлешегез зур, бу бергәләп эшләүнең уңай нәтиҗәсе, дип белдерде ул.

Район башлыгы Сергей Димитриев эшмәкәрләр белән очрашты

«Бүгенге көндә районда 1300дән артык эшмәкәр һәм юридик зат бар. Аларның саны үткән елга караганда 127гә артты. Димәк, кече эшмәкәрлек үсә. Районның тулаем территориаль продуктында эшмәкәрлекнең өлеше 40 процентны тәшкил итә. Кече предприятиеләрдә 9 айда акча әйләнеше 9 миллиард сумнан артык. Кече эшмәкәрлектә барлыгы 8 мең 600дән артык кеше хезмәт куя, бу сан исә үткән елгыга караганда 1200гә артыграк. Шулай ук электрон сату да үсә. 421 эшмәкәр һәм оешма электрон мәйданчыкларда эшли», — дип сөйләде район Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина.

Чулпан Хәнәфина эшмәкәрлекне үстерү өчен бирелә торган дәүләт ярдәмнәренә, район, республика, федераль программаларга да тукталды. 

«Бүгенге көндә мөмкинлекләр бик зур, алардан файдалана белергә генә кирәк», — диде ул, үзенең һәрвакыт булышырга әзер икәнлеген әйтеп.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk