Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рафис Гыйльмуллин: 313 кеше арасында җиңүне бәхет дими ни дисең?!

Октябрь ае да төгәлләнде, димәк, “Хуҗабикәләргә бездән - шәп бүләк” акциясенең җиңүчесен ачыклар чак җитте. Ә бүләк, чыннан да, шәп бит. Һәрбер хуҗабикәнең хыялы булган – пар үтүге. Алла боерса, җиңүчебезгә тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр, костюмнар, бәйләнгән киемнәрне үтүкләү мәшәкате күпкә кимиячәк. Пар үтүге белән бу авыр эшләрне башкару күңелгә бары тик канәгатьлек хисе генә бирәчәк, чөнки аның белән челтәр-пәрдәләрне тәрәзәдә эленеп торган килеш кенә дә үтәкләргә мөмкин.

Көзге акцияләребезнең беренчесе 4 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итте. Исемлеккә шушы вакыт аралыгында  “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылган 313 абунәче теркәлде. Дөресрәге, 312 кеше иде. Ә Мәчкәрә авылыннан Мөнир абый Йосыпов җиңүчене билгеләр алдыннан гына  редакциягә йөгереп килеп керде. Тиз арада аны да исемлеккә язып куйдык. Шулай ук Кукмарадан Нәзирә апа Фәизова да бүләк уйнатканны карарга теләк белдергән иде. Кичтән аны да шалтыратып чакырдык. Нәзирә апа, Мөнир абыйлар белән бергәләп, бәхетле райондашыбызны ачыкладык. Ул – исемлектә 50нче кеше булып теркәлгән, Нормабаш авылыннан Рафис абый Гыйльмуллин булып чыкты. Сөенче алырга дип шалтыраткач, телефонны аның тормыш иптәше Җүәйрә апа алды. Ул безгә рәхмәт сүзләрен ирештереп, тизрәк “бабае” янына сөенче алырга ашыкты. Озак та үтмәде, Рафис абый редакциябезгә килеп тә җитте. Кызганыч, Җүәйрә апаны да “эләктермәгән” үзе белән.

- Бүләк отканыбызны белгәч бик сөендек. “Хезмәт даны” газетасына язылганнан соң, тормыш иптәшем, квитанция күчермәсен редакциягә алып барып бирергә кирәк, дип, кат-кат әйткән иде, күңеле сизгән икән. Бу бүләк аның бәхетенә булды инде,  313 кеше арасында җиңүче булгач, моны бәхет дими ни дисең?! – диде Рафис Гыйльмуллин. – Район газетасын 1967 елдан - Нормабашка кайтып урнашканнан бирле алдырабыз. Төрле акцияләрдә дә даими катнашып барырга тырышабыз. Бер елны үлчәү откан идек, аны әле дә кулланабыз.

Рафис абый белән Җүәйрә апа берничә ел Якутия якларында гомер иткәннәр. Аннан соң әниләре авырый башлагач, янәдән туган якларына кайтып төпләнгәннәр. Бергә-бергә дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аларның үз тормышлары, ди әти кеше. Җүәйрә апа – утыз ел, ә Рафис абый егерме ел Янил сельпосында хезмәт куйганнар. Рафис абый исә бүгенге көндә авылда имам вазыйфаларын башкара икән. “Быел үзара салым акчасына зиратка өлешчә койма тоттык, әлеге эшне киләсе елга дәвам итәргә җыенабыз. Караулы, тәртип булса, үзебезгә күңелле бит. Тик авылда яшьләр калмый, мәчетләргә дә кеше аз җыела”, - дип, борчылып сөйләде ул.

Рафис абый тизрәк “әбине” сөендерим дип, бүләкне алып кайтып китте.  Ә газетага язылырга өлгермичә, әлеге акциядә катнаша алмыйча калучыларга бер дә борчылыр урын юк. Нәкъ менә сезнең өчен “Әйдә барыйк, концерт карыйк” дигән өр-яңа акциябез башланып китте. Җиңүчегә приз – җырчы Илсөя Бәдретдинованың 27 ноябрьдә район Мәдәният йортында булачак концертына 2 чакыру билеты. “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X