Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Подписка өчен - айпад

Газета-журналларга язылу кампаниясен җанландыру максатыннан, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте дә конкурслар тәкъдим итте. Әлеге бәйгедә төп призга - айпадка "ТАТМЕДИА" җәмгыяте карамагындагы газета-журналларга иң күп язылган кеше (чекларның гомуми суммасы исәпкә алына) ия булачак. Өстәмә бүләкләр - өч фотоаппарат иң күп язылучыларга биреләчәк. Ә 50 кызыксындыру призлары "ТАТМЕДИА"га квитанцияле хатларны...

Газета-журналларга язылу кампаниясен җанландыру максатыннан, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте дә конкурслар тәкъдим итте.

Әлеге бәйгедә төп призга - айпадка "ТАТМЕДИА" җәмгыяте карамагындагы газета-журналларга иң күп язылган кеше (чекларның гомуми суммасы исәпкә алына) ия булачак. Өстәмә бүләкләр - өч фотоаппарат иң күп язылучыларга биреләчәк. Ә 50 кызыксындыру призлары "ТАТМЕДИА"га квитанцияле хатларны иң беренче булып юллаган әбүнәчеләргә тапшырылачак.

Шулай итеп, район газетасына һәм "ТАТМЕДИА" карамагындагы республика газеталарының ("Көмеш кыңгырау", "Туганайлар", "Казанские ведомости", "Шәһри Казан", "Сувар", "Мәдәни җомга", "Халкым минем"), журналларның ("Сөембикә", "Чаян", "Идел", "Мәгариф", "Казанский медицинский журнал", "Казан", "Ялкын", "Салават күпере", "Казан утлары", "Мәйдан", "Сәхнә", "Татарстан", "Безнең мирас", "Сабантуй", "Карл Фукс", "Гаилә һәм мәктәп", "Аргамак") кимендә өчесенә язылып, квитанцияләрен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресына "Подписчиклар конкурсы" тамгасы белән юллаучылар әлеге бәйгедә катнашып, призлар ота алачаклар.

фото: http://lifeglobe.net/entry/5862

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk