Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Поч.Сутер авылында балалар бакчасы ачылды

Төзекләндерү эшләре 15 миллион сумга төшкән.

Бүген Поч.Сутер авылында сөенечле вакыйга булды – мәктәп белән бер түбә астына урнаштырылган балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Төзекләндерү эшләре 15 миллион сумга төшкән.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, җирлек башлыгы Петр Иванов, “Стройком плюс” төзелеш оешмасы җитәкчесе Вадим Әхәтов һәм башкалар катнашты.

- Моннан дүрт ел элек җирлек халкы белән очрашып-сөйләшү вакытында балалар бакчасы сораган идегез. Ниһаять, хыяллар чынга ашты. Биредә республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башкарылды. Бакчада уйнау, дәресләр алып бару, тиешле белем һәм тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Әлеге балалар бакчасы беркайчан буш тормасын иде, - диде район башлыгы үзенең тәбрикләү сүзләреннән соң.

Балалар бакчасы 25 сабыйга исәпләнгән. Анда бүгенге көндә Поч.Сутер, Важашур, Иске һәм Яңа Каенсар, Югары Шөннән 13 бала бар.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk