Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Поч.Кучуктан Лидия һәм Анатолий Яппаровларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

Поч.Кучук авылында тигез, матур пар булып тормыш юлын узучы, быел үзләренең "Кызыл якут" туйларын билгеләп үткән Лидия һәм Анатолий Яппаровларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. "Бер күрүдә ошаттым" Мамадыш районының Олы Шыя авылында туып-үсеп, тегүче-моторист һөнәрен үзләштерергә дип Кукмарадагы һөнәри училищега килгән 20 яшьлек Лидия Поч.Кучук егете Анатолийны бер...

Поч.Кучук авылында тигез, матур пар булып тормыш юлын узучы, быел үзләренең "Кызыл якут" туйларын билгеләп үткән Лидия һәм Анатолий Яппаровларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

"Бер күрүдә ошаттым"

Мамадыш районының Олы Шыя авылында туып-үсеп, тегүче-моторист һөнәрен үзләштерергә дип Кукмарадагы һөнәри училищега килгән 20 яшьлек Лидия Поч.Кучук егете Анатолийны бер күрүдә ошата.

-Укудан бушаган арада туганнарыма кунакка кайткан идем, шунда булачак ирем белән таныштым да инде. Ул вакытта Анатолий тракторда эшли иде. Сөйкемле сөяге булгандыр, мөгаен, бер күрүдә игътибарымны җәлеп итте, күңелемнең бер почмагына кереп урнашты. Баксаң, аның да миңа күзе төшкән булган икән. Кичке уеннан озата кайтты, шуннан соң очраша башладык. 1977 елның 8 мартында гаилә учагын кордык, - дип искә ала Лидия апа яшьлек елларын.

Анатолий абый дистә еллар "Дружба" колхозында механизатор, ә Лидия ханым дуңгыз фермасында эшли. Аларның тырыш хезмәтләре күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә.

-Беребез - 31, икенчебез 20 ел бер урында хезмәт куеп лаеклы ялга чыктык, - диләр алар. - Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшләгән вакытлар аз булмады. Ул чагында күбесенчә кул хезмәте бит: терлекләрнең асларын җыештыру, азык тарату, яңа туган дуңгыз балаларын тәрбияләү - барысы да көч һәм вакыт сорый. Механизаторларга да эш җиңелләрдән түгел иде. Башкалардан калышасы килми, алны-артны карамый эшлисең. Язгы чәчү, урып-җыю вакытларында аеруча өлгер булу сорала иде. Хәзер икебез дә пенсионер инде. Шулай да бер минут та тик торганыбыз юк: күп итеп маллар асрыйбыз, бакчабызда күптөрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, балаларга булышырга да җай табабыз.

-Анатолий - бик тынгысыз кеше. Кемдә нинди эш бар, һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Әле күптән түгел генә хуҗалыгыбыздагы каралты-кураларны төзекләндердек. Хәзер печән вакыты башланды. Терлекләргә кышка азык әзерләү өчен көн саен печән чабабыз. Шәһәр җирен икебез дә яратмыйбыз, соңгы көнгә кадәр үз авылыбызда, тынычлыкта, тигезлектә яшәргә язсын, - ди Лидия апа.

Биш бала - биш шатлык

Гаилә биш балага гомер, тиешле белем-тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгара. Лидия апа "Ана даны - Материнская слава" медале белән дә бүләкләнгән.

-Балаларыбызның барысы да башлы-күзле булып бетте инде, Аллага шөкер. Безне яратып, "әби-бабай" диеп өзелеп торучы 9 оныгыбыз үсеп килә, - дип сөенә бәхетле әти-әни. - Олы кызыбыз Лариса гаиләсе белән - Поч.Кучукта, Анфиса - Мамадыш районында, Алисә белән Евгений - Казанда, Александрлар Иске Кенәдә яшиләр. Балалар кечкенәдән дус-тату булдылар. Хәзер дә бер-берсенә ярдәмләшеп, шатлык-борчуларын бүлешеп яшиләр. Ул-кызларыбызның туганлык җепләрен саклаулары, барысы бергә җыелып туган йортка кайтулары - әйтеп бетергесез зур шатлык.

-Әти-әни бишебезне дә җил-яңгыр тидерми үстерделәр, һәрчак безгә үрнәк булдылар. Аларның акыллы киңәшләрен бер дә онытырлык түгел. Әни фермада эшләгәндә үзебезнең дә аңа булышырга барган вакытлар бүгенгедәй хәтердә. Хезмәте бик авыр булса да, беркайчан зарлануны белмәде ул. Әтиебезнең дә эленке-салынкы йөргәнен күрмәдек. Гаилә башлыгы буларак, элек тә, хәзер дә гаиләбезнең бөтенлеге өчен тырышты, - ди олы кызлары Лариса ханым. - Әти-әни янәшәсендә без үзебез дә сабый балаларга әйләнәбез. Әнинең ясап биргән чәйләре шундый тәмле, әти белән нинди генә эшкә тотынсаң да, шул арада башкарып чыгасың. Безнең аларга рәхмәтебез чиксез.

Килен дә, кайнана да

Кайнана да, инде менә 40 ел килен дә Лидия апа. Анатолий абыйның әтисе Мозаффар абый - тыл ветераны, улы һәм килене гаиләсендә бәхетле тормышта яши. Күптән түгел ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Бабаларын котларга 16 оныгы һәм 29 оныкчыгы да кайткан.

-Әти бүгенге көндә дә көр күңелле әле, күз тимәсен, - ди хуҗабикә. - Әниебез Ималчаның вафатына дүрт ел тулды. Алар икесе дә гомер буе минем уң кулым булдылар. Балаларны тәрбияләүдә аларның өлеше аеруча зур булды. Эштән кайтуыма өй җылы, тәмле ризыклар пешерелгән, балалар каралган була иде. Миңа бер дә авыр сүз әйтмәде алар, "кызым" дип кенә тордылар. Олыгайган көннәрендә хәзер без әтиебезгә кадер-хөрмәт күрсәтергә бурычлы.

Яппаровлардан кунаклар бер дә өзелми икән.

-Абый белән туган апа икесе дә шундый әйбәт. Беребезгә дә караңгы йөз күрсәткәннәре, кырын караш ташлаганнары юк. Без атна саен Кукмарадан авылга мунчага кайтабыз. Алар һәрчак колач җәеп каршы алалар, мул табын артында тәм-томнар белән сыйлап озаталар, - ди Анатолий абыйның бертуган сеңлесе Валентина ханым. - Алга таба да бер зур гаилә сыман яшәсәк иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев