Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Поч.Кучук урта мәктәбе территориясенә алмагач, чикләвек һәм рокамболь үсентеләре утыртканнар

Үсентеләр утырту «Мәктәп яны бакчаларының традициясен саклыйбыз» акциясе кысаларында узды.

Поч.Кучук мәктәбе укучылары укытучылар, коммерцияле булмаган «ШИЙ ЭНЕР» автоном оешма хезмәткәрләре һәм Синерь авылы халкы белән берлектә «Мәктәп яны бакчаларының традициясен саклыйбыз» акциясе кысаларында мәктәп яны территориясенә алмагач, чикләвек һәм рокамболь үсентеләре утырттылар.

«ШИЙ ЭНЕР» оешмасы директоры Екатерина Абдуллина үзе дә бу мәктәптә укыган. Ул, мәктәпнең алма бакчасын әле дә хәтерлим дип, балачак истәлекләре белән уртаклашты.

Княгор авылыннан Василий Санников бала чагында күрше-тирә авылларда чикләвеклек күп булуы турында сөйли. Соңгы елларда ул үзе дә бу үсентеләрне күпләп утыртырга тырыша, сораучыларга да өләшә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев