Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пар үтүге кирәкме? Тизрәк газетага язылырга ашык!

“Хезмәт даны”, “Трудовая слава” газеталарына подписка дәвам итә, һәм абунәчеләр арасында үткәрелүче көзге акцияләребезнең беренчесе бара. Ул 4 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Пар үтүге – һәр хуҗабикәнең хыялы. Кер үтүкләү – күп вакытны ала торган бик мәшәкатьле, четерекле хезмәт, бу эшне яратып башкаручылар булса да, алар бармак белән генә санарлык, аздыр. Тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр, костюмнар, бәйләнгән киемнәрне үтүкләү аеруча авыр. Ә инде йортыгызда пар белән үтүкли торган көнкүреш техникасы бар икән, бу эшләрне башкару күңелгә канәгатьлек кенә бирәчәк. Чөнки челтәр-пәрдәләрне тәрәзәләрдә эленеп торган килеш тә үтүкләргә мөмкин.

Редакциябезнең акциясендә катнашып, сез хыялыгызда йөрткән шушы җайланмага ия булу мөмкинлеген сынап карый аласыз.

2019 елның беренче яртыеллыгы өчен “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылу бәясе - 687 сум.

Акциядә катнашу шартлары элеккечә үк кала: район газетасына язылу квитанциясе күчермәсен почта аша яки электрон адреска юлларга, шулай ук редакциягә алып килеп күрсәтергә кирәк. Телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз. Акциягә 31 октябрьдә йомгак ясалачак.

Акциянең сроклары – 4.10.2018 – 31.10.2018. Тулырак мәгълүмат - редакциядә.
Акцияне оештыручы – “Хезмәт даны” газетасы редакциясе. Реклама. 16+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X