Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фото: Өркешлеләргә үткән ел федераль программа нигезендә 2 чакрымнан артык асфальт юл түшәлгән

Алдагы елда да халыктан җыелган үзара салым акчаларның төп өлешен юлларны төзекләндерү өчен тотарга планлаштыра

Өркеш авыл җирлегендә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үткәрелде. Җыелыш барышында җирлек башлыгы Альбина Әгъләмова, участок инспекторы Виталий Кусаевларның чыгышлары тыңланды.

- Үткән ел “Өркеш” авыл җирлегендә федераль программа нигезендә һәм үзара салым акчаларына зур эшләр башкарылды. Федераль программада буенча 2 чакрым 200 метр юлга асфальт түшәлде, үзара салым акчасына Югары Арбаш, Өркеш, Түбән Арбаш, Октябрино авылларының да өлешчә юлларына вак таш җәелде. Югары һәм Түбән Арбашта су башнялары буялды. Түбән Арбашка янгын сүндерү гидранты урнаштырылды. Алдагы елда да халыктан җыелган акчаларның төп өлешен юлларны төзекләндерү өчен тотарга планлаштырабыз, - диде җирлек башлыгы Альбина Әгъләмова.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk