Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олыяз авылында яңартылган клуб ачылды

Бинада төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган.

Олыяз авылында истәлекле зур вакыйга булды: «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча үзгәртеп корылган, яңа җиһазлар белән тулыландырылган мәдәният йорты кабат үзенең ишекләрен ачты.

Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, «Урал» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов, «Домострой» төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев, авыл халкы, килгән кунаклар катнашты.

«Бүген сезнең җирлектә зур бәйрәм. Чөнки күп еллар халык җыеннары вакытында клубны төзекләндерүне сорый, кайчан безгә чират җитәр икән, дип әйтә идегез. Ниһаять, ул көн килде. Федераль программа буенча зур күләмле эш башкарып чыга алдык. Биредә бар мөмкинчелекләр дә тудырылган. Әлбәттә, киләчәктә эшлисе эшләр әле бар. Еллар тыныч булса, бергәлектә барысын да башкарырбыз», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Мәдәният йортының төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмагы да калмаган. Бинаның тышы да, эче дә ялт итеп тора. Бүлмәләр, сәхнә, тамаша залары – күпләр көнләшерлек. Яңартылган мәдәният учагында исән-сау эшләргә язсын!

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk