Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ныртыда спорт мәйданчыгы ачылды (+Фото)

Капиталь ремонттан соң яңарып, заманча төсмер алган Нырты авылы мәктәбендә тагын бер шатлыклы вакыйга - спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Федераль программа нигезендә төзелгән 600 квадрат метрлы бу мәйданчык яхшы сыйфатлы махсус койма белән әйләндереп алынып, баскетбол щитлары белән җиһазландырылган, ә аяк астына йомшак келәмне хәтерләтүче резина материал җәелгән. Бу...

Капиталь ремонттан соң яңарып, заманча төсмер алган Нырты авылы мәктәбендә тагын бер шатлыклы вакыйга - спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Федераль программа нигезендә төзелгән 600 квадрат метрлы бу мәйданчык яхшы сыйфатлы махсус койма белән әйләндереп алынып, баскетбол щитлары белән җиһазландырылган, ә аяк астына йомшак келәмне хәтерләтүче резина материал җәелгән. Бу эшләр башлыча "Строй-Гарант" оешмасы тарафыннан башкарылган.

-Укучыларга хәзер спорт белән шөгыльләнү өчен тагын да зур мөмкинлекләр ачыла,- диде үзенең чыгышында мәктәп директоры, унҗиде ел стажлы тренер Зәфир Хөсәенов.

Әйе, биредә белем алучы балаларның район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә яулаган уңышлары горурланырлык. Яңа спорт мәйданчыгының исә мәктәп тормышына яңа сулыш бирәчәге бәхәссез. Бу фикер тантанада катнашкан район җитәкчелеге һәм җирлек башлыгы Рафыйк Заһидуллин чыгышларында да яңгырады.

Әлеге чарага җыелган авыл халкының да йөзләрендә дулкынлану сизелә иде. Табигать бәрәңге алу өчен, ниһаять, коры көн бирсә дә, күпләр бирегә бу эшләрен калдырып килгән.

-Мондый вакыйгадан читтә калып буламыни: кайсыбызның бу мәктәптә балалары, кайсыбызның оныклары укый бит,- дип җавап бирде алар кызыксынуыма каршы.

-Мәйданчык бит яхшы итеп корылган. Без эшләгән чорда мондый шартлар булмады,- ди ветеран укытучы Илзәния Гобәйдуллина. - Мин үзем биология фәнен укытсам да, физкультура өчен дә янып яшәдем, чөнки тормыш иптәшем Марсель шул фән укытучысы иде. Балалар белән район, республика ярышларына чыгып китә, ә мин аларны, җиңү белән кайтуларын теләп, зарыгып көтеп ала идем. Әле дә йөрәге түзми иремнең: мәйданчык төзелешен карарга әллә ничә тапкыр барды. Аның эшен киленебез Ләйсән дәвам итә, хәзер аның уңышларына сөенеп яшибез. Улыбыз Нуршат та - физкультура институтын тәмамлаган белгеч.

Спорт мәйданчыгын ачу гаять күңелле бәйрәмгә әверелде. Физик хәрәкәтне данлаган чыгышларда укучылар гына түгел, укытучылар да катнашты.

-Их, элек бу мәктәптә алты йөзәр бала белем ала иде бит. Хәзер ун тапкырга кимеде. Киләчәктә укучылар саны артсын иде. Әнә, нинди яхшы шартлар булдырыла бит алар өчен,- дип сөйләшкәннәрен ишетеп калдым өлкәннәрнең.

Теләкләре, шәт, тормышка ашар әле. Район җитәкчелеге Нырты якларын үстерү, яшьләр өчен эш урыннары булдыруны максат итеп куя бит.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk