Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нияз Фатыйхов: Җәмәгать транспорты бөтенләй туктатылырга мөмкин

Район халкының күбесе автобус килер алдыннан туктаган машиналарга утырып китүне кулайрак күрә, шунлыктан автобусларның күбесенә кеше калмый.

Рәсми рәвештә бер җирдә дә теркәлмичә, тукталыш саен кеше җыеп, үз-үзләренә акча эшләп йөрүче очраклы такси машиналарының күбәюе нәтиҗәсендә, җәмәгать транспорты бөтенләй туктатылырга мөмкин икән. Бу турыда “Кукмор-Транс” оешмасы директоры Нияз Фатыйхов билгеләп үтте.

«Район халкының күбесе автобус килер алдыннан туктаган машиналарга утырып китүне кулайрак күрә. Автобуска исә кеше калмый, яисә бик аз була. Бу - автобус тиешле пунктка санаулы кеше белән генә бара һәм кайта дигән сүз. Билетлар сатылмагач, керем дә юк», - диде Нияз Фатыйхов.

Оешмасы директоры сүзләренә караганда,  автобус – ул шул ук транспорт чарасы. Аны һәрчак карап, төзекләндереп торырга, запас частьлар алырга, ягулык салырга, шулай ук шоферга һәм кондукторларга хезмәт хаклары түләргә кирәк.

«Тиешле сумма җыелмаганлыктан, әлбәттә, проблемалар килеп туа, хәтта автобус йөреше дә туктала. Ә инде халык йөреп торса, яңа транспорт кайтарырга һәм яңа маршрутлар ачарга да мөмкинлек туа. Шуның өчен район халкы безне аңласын, автобусларны очраклы таксиларга алыштырмасын иде», - диде “Кукмор-Транс” оешмасы директоры

Бүгенге көндә 7 автобус шәһәр эчендә дүрт маршрут буенча йөри. Алар барысы да расписание нигезендә хәрәкәт итә. Дөрес, кайвакыт бөкеләр, һава торышы шартлары белән бәйле рәвештә бераз тоткарлыклар булгалый үзе, әмма беркайчан яртышар-берәр сәгатькә соңга калганнары юк. «Вакытлыча тукталып торган бишенче номерлы автобусны да киредән рейска чыгарырга планлаштырабыз. Аның төгәл маршрутын һәм расписаниесен, һичшиксез, хәбәр итәчәкбез. Ныклабрак уйлап карасаң, бер белмәгән, күз күрмәгән кешеләрнең автомобиленә утыру шүрләтә дә бит әле ул», - ассызыклады Нияз Фатыйхов.

Ныклабрак уйлап карасаң, бер белмәгән, күз күрмәгән кешеләрнең автомобиленә утыру шүрләтә дә бит әле ул. Тукталышларда кеше утыртып йөрүче очраклы автомобильләр белән төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

«Таксистмы, автобус шоферымы, кем генә булмасын, руль артына утырган икән, ул кеше гомере өчен җавап бирә. Әмма шулай да тукталышларда кеше утыртып йөрүче очраклы автомобильләр белән төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бәлки аның машинасы техник тикшерү узмаган, һәм ул төзексез хәлдәдер, я булмаса шоферның йөртү таныклыгы бөтенләй юктыр. Шулай ук аның исерткеч эчемлек яисә наркотик матдә кулланган булуы да бик ихтимал. Гади күз белән һәм беренче карашка гына боларның берсен дә ачыклау мөмкин түгел. Килеп туктаган машинага утырып китүләрнең аяныч тәмамланган очраклары да бар. Әйтик, моннан ике ел элек Яр Чаллы шәһәрендә булган юл фаҗигасендә 39 яшьлек ирнең гомере өзелгән иде. “ВАЗ” шоферы, 22 яшьлек ир кеше исерек хәлдә була, һәм ул, зур тизлектә хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә, автокранга килеп бәрелә. Пассажирның гомере урында ук өзелә. Ир-егетнең әлеге машинага, аны такси дип уйлап, очраклы рәвештә утырган булуы ачыклана. Һәркем гомернең бер генә икәнен истә тотсын, сак һәм игътибарлы булсын идее», - диде Фирдүс Фәхретдинов.

фото: Алсу Сәләхетдинов/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    5 номер чыхарганчы 2 номер атобусын мэржэни урамыннан жибэрсэлэр лутчырак булыр

    erid: 2VtzqxWHLUk