Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ниһаять, “Әйдә барыйк, концерт карыйк” акциясенә йомгак ясалды

Илсөя Бәдретдинова концертына балыклылар бара

Дүшәмбе – авыр көн, дисәләр дә, без бу атнада аны редакциябездә күңелле вакыйга белән башлап җибәрдек. Ниһаять, “Әйдә барыйк, концерт карыйк” акциясенә йомгак ясап, җырчы Илсөя Бәдретдинованың 27 ноябрьдә  район Мәдәният йортында узачак концертына ике кешелек чакыру билеты уйнаттык.

Әлеге акцияне без Әниләр көне уңаеннан оештырган идек. Ул 1 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Исемлеккә әлеге вакыт аралыгында “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылган 102 абунәче теркәлде. Исемлектә әниләр дә, әбиләр дә, шулай ук кадерле, сөекле гүзәл затларыбызны сөендерергә теләгән мөхтәрәм ир-атларыбыз да бар. Бу юлы бүләкне редакциядә генә түгел, ә күршедәге элеватор кибетенә кереп уйнатырга булдык, чөнки билетны чит кеше тартып чыгарса, күңеллерәк бит. Сазтамак авылыннан Альберт абый Баһавиевның кибеттә сайланып торган чагы иде. Ул безгә бик теләп ярдәм итте һәм, җиңел кулдан, “9”лы номерын тартып чыгарды.

Призны кем отканын сезнең дә тизрәк беләсегез киләдер, хөрмәтле газета укучыларыбыз, зарыктырмыйк, ул - Балыклы авылыннан  Шәрифҗан Гатауллин. Җиңүчебезгә шалтыраткач, телефон трубкасын аның тормыш иптәше Гөлзада апа алды.

- Ышанасызмы-юкмы, әмма Шәрифҗан квитанцияне редакциягә илтеп биргәннән бирле: “Без концертка барабыз”, - дип йөрде. “Кая инде безгә чыксын, әтисе, бер лотерея уенында да җиңгәнебез юк бит”, - дидем, менә күңеле сиздергән икән бит. Хәзер тизрәк үзенә хәбәр итим әле, - диде ул.

Шәрифҗан абый белән Гөлзада апа бик күркәм, күңелле, аралашучан кешеләр булып чыкты. Алар менә кырык өч ел инде бергә тигез, матур гомер итәләр икән, ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Өлкәнәйгәч, бер-береңә карата хөрмәт, ярату хисе арта гына икән ул, диделәр бәхетле парлар. Гаилә башлыгы “Сельхозхимия” оешмасында хезмәт куйган, ә хуҗабикә фермада сыер савучы булып эшләгән. Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда, тик шулай да тик тормыйлар, балаларга оныклар тәрбияләшергә булышалар.

- “Хезмәт даны” газетасына үзебезне белә башлаганнан бирле язылабыз. Район яңалыкларын белеп торасы килә бит, - диде Шәрифҗан абый. – Акцияләрдә дә һәрвакыт катнашырга тырышабыз, әмма әлегә кадәр бер әйбер дә отканыбыз юк иде. Бу юлы квитанцияне илтеп бирү белән җиңәрбез кебек тоелды, “9”лы саны бәхетле булыр әле, дип уйладым. Тормыш иптәшемә Әниләр көненә менә дигән бүләк булды бу. Рәхәтләнеп концерт карап кайтыйк әле!

Шәрифҗан абый үзе дә баянда уйнарга, биергә ярата икән. Яшь вакытта концертлар куеп йөргәннәрен, күңелле вакытлар иде дип, хәтерендә яңартып алды.

- Әтисе бәйрәмнәрдә, зур булмаса да, һәрвакыт бүләкләр белән сөендереп тора, чәчәк бәйләмнәре дә ала. Бүгенге бүләк өчен дә зур рәхмәт аңа, - диде Гөлзада апа.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk