Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага ТР сәламәтлек саклау минстры килде

Очрашуда алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде.

Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин эш сәфәре белән Кукмара районына килде. 

Кукмарага ТР сәламәтлек саклау минстры килде 

Министр район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин, төбәкара клиник диагностика үзәгенең баш табибы Рөстәм Хәйруллин белән берлектә медицина советының утырышында катнашты. Ул Кукмара районы үзәк дәваханәсенең 2023 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2024 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде. 

Утырышта район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин медицина учреждениесенең эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Ул эшчәнлекнең төп күрсәткечләре белән таныштырды, 2024 елга бурычлар билгеләде. Шулай ук санлы трансформация буенча баш табиб урынбасары Раниф Әгъләмов, оештыру-методик эшләр буенча баш табиб урныбасары вазыйфаларын алып баручы Руслан Димитриевларның да докладлары тыңланды.

Очрашуда алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде.

Кукмарага ТР сәламәтлек саклау минстры килде 

Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин поликлиниканың авыруларны кабул итү һәм диспансерлаштыру пунктларында булды. 

Кукмарага ТР сәламәтлек саклау минстры килде 

«2023 елның статистикасы буенча сез алдыгызга куелган максат һәм бурычларны уңышлы гына башкарып чыга алдыгыз. Үлем-китемнәр санын киметүдә уңышлар. Бу район үзәк дәваханәсенең һәм беренчел звеноларның нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйли. Әлбәттә, кимчелекләр, проблемалар да юк түгел. Аларны үзвакытында хәл итәргә кирәк», — диде министр.

Кукмарага ТР сәламәтлек саклау минстры килде 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk