Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны килде

Район Мәдәният йортында спикерлар һәм район активы вәкилләре катнашында панель дискуссия узды.

Республикада «Татарстан — казанышлар республикасы» дигән автобус туры старт алды. Шушы көннәрдә эстафетаны безнең район кабул итте. Район Мәдәният йортында спикерлар һәм район активы вәкилләре катнашында панель дискуссия узды. 

Кукмарага республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны килде

Автобус турының икенче көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Россия Герое Расим Баксиков, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

Кукмарага республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны килде

Район Мәдәният йорты фойесында халык игътибарына Татарстан казанышларына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. 

Римма Ратникова илкүләм проектларның эшләве турында сөйләде. 

Кукмарага республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны килде

«Илкүләм проектлар ул — илне үзгәртү программалары. Проектларның үз исеме, тармагы булуга карамастан, аларны аерып карау катлаулы, чөнки һәрберсе үзара бәйләнгән. Программаларга бәяне республика халкы бирә. Республика үсеш алганга гына аның әлеге проектларга ярдәм итү өчен финанс мөмкинлекләре бар, бездә уңышлы гына эш алып барыла», — дип билгеләп узды ул. 

Марат Җаббаров Кукмараны аерым ассызыклады. Чөнки безнең район — республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган барлык программаларда катнашучыларның берсе. Ә бу исә, үз чиратында, район оешмалары җитәкчеләренең активлыгы турында сөйли. 

Кукмарага республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны килде

«Министрлык тарафыннан ике илкүләм проект тормышка ашырыла. Бу проектлар 2019 елдан бирле эшли, авылларда 500дән артык яңа эш урыннары булдырылды. Боларның барысы да грантларда катнашкан, үз предприятиеләрен һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен эш урыннары тудырган инициативалы фермерлар ярдәмендә башкарылды. Республикада, шул исәптән Кукмарада да фермерлар саны бик күп. Алар тырышлыгы белән без республиканың бүгенге нәтиҗәләренә ирешәбез. Әйтик, Татарстан тулаем сөт саву буенча күрсәткечне елына 2 миллион тоннадан артыкка җиткерде. Бу — илдәге иң зур күрсәткеч. Ә районнар арасында әлеге тармакта иң яхшысы — Кукмара. Моңа ул проектлар, эшне оешкан төстә алып бару һәм предприятиеләрнең активлыгы аркасында иреште», — дип чыгыш ясады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Россия Герое Расим Баксиков балачактан самолетлар, кораблар, техника белән кызыксынган, яшүсмер чагында яшьармиячеләр клубына йөреп, башлангыч хәрби әзерлекне өйрәнгән. Бу мавыгу аның тормыштагы төп эшенә әверелгән. 

Кукмарага республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны килде

«Мин башлангыч хәрби әзерлекне кире кайтарырга һәм булган хәрби-патриотик клубларга ярдәм итәргә теләр идем. Безнең балалар тарихны белергә тиеш, чөнки тарихны белмәгән кешенең киләчәге юк», — диде ул.

Район башлыгы Сергей Димитриев очрашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Кукмарага республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны килде

«2024 елга планнар бик күп: шәһәр мәктәбе, роллер трассасы, парклар төзү, су челтәрен алыштыру. Шулай ук мәгариф линиясе буенча да башка үзгәрешләр көтелә. Без күп кенә программаларда катнашабыз һәм алар барысы да райондагы проблемаларны хәл итүдә зур ярдәм булып тора. Бербөтен булганда гына безне һәр тармакта уңыш көтәчәк», — диде ул.

Кукмарага республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны килде

Очрашуның төп үзенчәлеге Миләүшә Тамендарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорының чыгышы булды. 

Кукмарага республика һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус марафоны килде

Искәртеп үтәбез, тур 1 мартка кадәр дәвам итәчәк һәм республиканың 29 районында узачак. Марафон кысаларында спикерлар халыкка район, республика, ил казанышлары турында сөйләячәк.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев