Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Эшмәкәрлеккә адымнар»: Кукмарада яшь эшмәкәрләр үз бизнес-проектларын тәкъдим иттеләр

Проектларны яклау өч номинациядә узды: «Иң яхшы бизнес-проект», «Иң яхшы бизнес-фикер», «Минем беренче бизнесым» күргәзмә-ярминкәсе».

Чәч өчен аксессуарлар, амигуруми, экофрипслар - мондый гадәти булмаган идеяләрне комиссия әгъзаларына «Эшмәкәрлеккә адымнар» бизнес-проектлары конкурсында тәкъдим иттеләр. Презентация «Галактика» балалар иҗаты үзәгендә Педагог һәм остаз, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.

undefined

«Чарада катнашучылар бик кызыклы проектлар тәкъдим иттеләр. Аларның һәрберсе тормышка ашырылырга тиеш. Балалар үзләре эшләп тапкан акча әти-әнисе биргәненә караганда күпкә кыйммәтрәк. Без мәктәптә укыган вакытта мондый мөмкинлекләр юк иде, үз бизнесыңны үстереп, товарларны сатып булуы турында белми дә идек. Хәзер исә мөмкинлекләр бик күп. Төрле кызыклы проектлар, программалар бар. Инде 14 яшьтән үк бала үзмәшгуль буларак теркәлеп, җитештергән продукциясен үзе сата ала. Моның өчен бик күп мәйданчыклар эшләп килә. Мәсәлән, электрон сәүдә үзәге “Маркетплейс”. Ул эшмәкәрләргә бушлай онлайн-мәйданчыкларга чыгарга ярдәм итә», - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина.

undefined

Проектларны яклау өч номинациядә узды: «Иң яхшы бизнес-проект», «Иң яхшы бизнес-фикер», «Минем беренче бизнесым» күргәзмә-ярминкәсе».

undefined

Укучыларның проектларын гадәти тормыш-көнкүрештә дә кулланырга була. Әйтик, Түбән Өскебаш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Асия Сәмигуллина өй шартларында туңдырма җитештерә. Аның төп үзенчәлеге - табигый чимал.

«Без авылда маллар асрап яшибез, сыерларыбыз да бар, алар күп сөт бирә. Әлегә мин ваниль тәме белән туңдырма ясыйм, алга таба аны төрлеләндерергә уйлыйм. Туңдырма бик тәмле килеп чыга. Әмма рецептын сер итеп саклыйм. Туңдырмадан айга якынча 500 сум тирәсе табыш кала. Сатып алырга теләүчеләр дә аз түгел. Нигездә, алар минем мәктәп дусларым, авылдашлар. “Сарафан” радиосы бик әйбәт эшли, кеше бер-берсеннән ишетеп кызыксына. Киләчәктә үземнең татлы хезмәт җимешләремне интернетка да чыгарырга планлаштырам», - дип уртаклашты Асия Сәмигуллина.

undefined

Олыяз урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Камил Шарафиев «Папа Карло остаханәсе» проектын тәкъдим итте. Алар җитәкчесе Илсур Ибраһимов белән бергә фрезер станогында агачтан сувенирлар әзерлиләр. Ә мәктәпкә станок «Урал» хуҗалыгы ярдәме белән булдырылган.

«Башта компьютерда программа төзибез, аннары аны станокка кертәбез. Аннары станок автомат режимда эшләнмәне эшкәртә. Чималны, ягъни агач материалларын төзелеш кибетеннән сатып алабыз, нарат һәм чыршы кулланабыз. Станокта эшләнмәләрне ясау өчен шактый вакыт таләп ителә. Мәсәлән, сәгать ясау өчен 12-15 сәгать вакыт кирәк. Алга таба үзебез җитештергән товарны маркетплейсларга чыгарырга планлаштырабыз», - дип сөйләде яшь эшкуар.

undefined

Бу көнне балалар комиссия әгъзаларыннан кыйммәтле киңәшләр генә алып калмады, алар һәр бизнес-проектны анализладылар, шулай ук укучыларга үз эшләрен башлап җибәргәндә нинди кыенлыклар белән очрашырга мөмкин булуларын әйтеп, аларны җиңү юллары турында да сөйләделәр.

undefined

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk