Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада социаль өлкәдә хезмәт куючы педагоглар өчен республика күләмендә семинар-киңәшмә узды

Семинарның темасы «Инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балага психологик-педагогик ярдәм: заманча алымнар һәм технологияләр».

Район Мәдәният йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашында  «Инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балага психологик-педагогик ярдәм: заманча алымнар һәм технологияләр» дигән темага республика күләмендә семинар-киңәшмә узды. 

Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сәламләде.

«Инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирүдә шәхси үзенчәлекләренә бәйле рәвештә җитди проблемалар очрый. Әмма шуңа да карамастан, бу балалар махсус программалар  һәм махсус әзерлекле педагоглар ярдәмендә укый алалар. Бүгенге семинар социаль өлкәдә хезмәт куючы педагогларга эшләрен тагын да грамоталы һәм нәтиҗәлерәк итеп оештырырга  ярдәм итәр дип ышанам», - диде ул. 

«Шәфкать» тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлееваның  сүзләренә караганда, үзәктә физик мөмкинлекләре чикле балаларда хезмәт күнекмәләрен үстерү һәм алга таба һөнәри юнәлеш сайларга ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Бу процесс тернәкләнүчеләрнең шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә.

«Куелган бурычларга ирешү өчен, балалар һәм ата-аналар белән эшләүнең төрле юнәлешләрен сынап карыйбыз. Үзәк белгечләре “Казан - ачык талантлар университеты” белән берлектә үзенчәлекле балалар белән эшләгәндә остазлык компетенцияләре буенча белем бирү модулен уздылар. Нәтиҗәдә үзебезнең белгечләр һәм медицина хезмәткәрләреннән “Остазлар советы” оештырдык. Ул, сәламәтлекне саклау чараларын кулланып, 4 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балаларны хезмәт эшчәнлегенә өйрәтү һәм һөнәр сайлау буенча әзерләүне уңышлы тормышка ашыра. Алар  балаларны тикшерәләр, реабилитация курсы өчен шәхси программалар төзиләр. Бала өендә ата-аналары белән берлектә шәхси программа буенча шөгыльләнүен дәвам итә. Остазлар, бу процессны контрольдә тотып, даими элемтәдә торалар. Киләсе реабилитация курсына бала әзерләнеп килә, һәм шуның нәтиҗәсендә ул югарырак баскычка күтәрелә», - диде ул.

Шулай ук «Шәфкать» үзәге ел саен «Абилимпикс» Чемпионатында, төрле конкурсларда актив катнаша. Тернәкләнүчеләрне мондый форумга әзерләү һәм, алар уңышлы чыгыш ясасын өчен, озак вакытлы психологик-педагогик ярдәм кирәк, ди белгечләр.

«Бала белән эшләү схемасында ата-аналар зур әһәмияткә ия. Оптималь формаларның берсе ул – “Ата-аналар университеты”. Ата-аналар катнашында төрле мастер-класслар уздырабыз, балаларның талантларын ачарга тырышабыз», - ди Роза Фазлеева. 

Район Мәдәният йортының фойесында да Яңа ел уенчыклары, киездән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар, гамәли-сәнгать иҗатына багышланган күргәзмәләр оештырылды.
 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X