Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наил Гыймадиев: Кукмарадагы су проблемасының нигезе бакчаларга тәртипсез рәвештә су сиптерүгә барып тоташа

Бүген көн кадагындагы тема: корылык һәм сусызлык. Социаль челтәрләрдә дә бу турыда сүз куерталар, редакциягә шалтыратып зарланучылар да күп. Районда су проблемасы ел саен күтәрелмичә калмый. Тик быел, ике ай дәвамында яңгыр яумау һәм көннәр кору тору сәбәпле, сусызлык үзен тагын да ныграк сиздерде.

Үзебезнең Адай авылында да кичкә таба колонкаларда су «качышлы» уйный башлый. Башняның көче, куәте җитми дияр идең, моңа кадәр дә шул режимда эшләгән бит, димәк, кемнәрдер бакчаларына су сиптерә. Бу – авылларга гына түгел, Кукмара шәһәрендә яшәүчеләргә дә таныш проблема.

Камышлыдан шалтыраткан газета укучыбыз да авылларында су булмаудан зарланды.

«Җәй башланганнан бирле Камышлы авылының ике башында да су юк. Авыл Сабан туе көнне генә су килде, чөнки бар халык бәйрәмдә иде, бакчаларына су сиптерүче булмады. Авыл җирлеге башлыгына шалтыратабыз, трубканы алмый. Әгәр хуҗалыкларга чыгып, тикшереп йөрсәләр, халык суны тәртипсез рәвештә кулланмас иде. Быел су проблемасы хәл ителәчәк, акчасы күчкән инде, диделәр, тик нигәдер эш башланмый. Авыл халкы үзара салым акчасын да 700 сумнан җыешты, зират, күпер төзекләндереләчәк дигәннәр иде, анысы да тик тора», - диде ул.

Әлеге хатка Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповтан түбәндәге җавап алынды:

«Ел саен җәйге эсселәр башлану белән, җирлегебезнең Березняк һәм Камышлы авылларында су җитми. 2016-2018 елларда Камышлы авылында су мәсьәләсе кискен тору сәбәпле, үзара салым программасы нигезендә биш кое төзекләндерелде. Камышлыда гомуми кулланылышта барлыгы - җиде, шәхси хуҗалыкларда ун кое бар. Авылыбызның башнясы колхоздан калган, скважинасы да кырык елга якын хезмәт итә. Шуларның барысын да исәпкә алып, 2019 елда су трассасын капиталь төзекләндерү өчен үзара салым акчасына проект эшләттек. 2020 елда авылның иң биек урынына яңа скважина, башня урнаштыру өчен проект эшләнде. Әлбәттә, бу хезмәтләрне район ярдәменнән тыш башкарып чыгып булмый. Ел саен “Чиста су” программасын тормышка ашыру максатында, районга акча бүлеп бирелә, быел шуның 7 миллион сумы безнең җирлеккә билгеләнде. Агымдагы елның июль аенда подрядчы оешма график нигезендә эшкә керешергә тиеш. Тик бу бер елда гына башкарыла торган эш түгел. Ел саен өлешләп ахырына җиткерербез, дип уйлыйбыз», - диде ул.

Җирлек башлыгының сүзләренә караганда, зират коймасы белән күперне үзара салым программасы нигезендә төзекләндерергә ниятләгәннәр.

«Халыктан җыелган акчага өстәп дәүләттән бирелә торган ярдәм июнь аенда кайтып җитте. Хәзер эшкә керешергә мөмкин. Тәүлекнең кайсы вакытында гына шалтыратсалар да, мөмкинлек булганда, телефон трубкасын алмыйча калганым юк. Авыл төркемнәре аша да халык белән тыгыз элемтәдә торабыз», - дип белдерде Рөстәм Шәрипов.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Рөстәм Нуруллин хәзерге вакытта Манзарас авылындагы Южный-6 микрорайонына керүче урамнарда да су кертү буенча эш бара, дип сөйләде. Анда барлыгы 70 миллион сумлык эш башкарылачак икән. Шулай ук быел Чишмәбаш, Куркино авылларында да су торбалары сузылачак.

Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә апа Хәбибуллинага шалтыратып, эш барышы белән таныштык.

«Хәзерге вакытта Вишневая, Ягодная, Цветочная, Горная, Дружба народов, Надежда урамнарында су трассасы салынып бетте, ә Хисаметдин, Кельмакова урамнарында әлеге эшнең 90 проценты башкарылды, озакламый Газизуллин урамына керешәчәкләр. Шулай ук су өчен резервуарлар да кайта башлады», - диде ул.

Җирлек башлыгыннан халыкта сорау тудырган Манзарас авылындагы чишмә турында да сораштык. Анда яшәүчеләр ремонттан соң чишмәдәге суның «качуы» турында борчыла.

«Чишмәнең суы бар, ул бары тик торба астыннан ага. Без әлеге чишмәгә ремонтны иң яхшы нияттән чыгып башладык. Бер елны аны ремонтларга алынганнар, ләкин эш тукталып калган, кирпечләре дә ишелә башлаган, суы да бик начар ага иде. Чистартып, яңа боҗралар куйгач, рәтләнеп китмәсме дип уйладык. Ләкин суы менеп җитә алмады. Кукмарада чишмәләрне торгызу белән шөгыльләнүче өлкән яшьтәге бер кеше турында ишеткән идем, шуның белән киңәшләшмәкче булам. Бәлки ярдәм итә алыр», - диде Рашидә апа.

Без газетабызның Инстаграм төркемендә дә су проблемасын күтәрдек. Анда 30лап язылучыбыз комментарий калдырды.

«Девятаев урамында төнлә генә килеп ала да, аннары көне буе су булмый. Кеше нишләргә тиеш? Шундый хәл ун елдан артык кабатлана», - дип хәбәр итә бер язылучы.

«Үтәмешев, Ахунов, Рахманкулова, Шәрипов урамнарында да иртәдән үк су булмый, кайвакыт төнлә дә килеп җитә алмый. Шалтыратудан мәгънә юк, без эшлибез дип җавап бирәләр, шулай ун ел кабатлана инде».

«Янил авылында да су юк. Бар кеше чишмәгә йөри йә күршесенә коега керә, ләкин аның суы начар. Бу - безнең өчен бик зур проблема», - диелә бер комментарийда.

Шулай ук Кукмараның Ленин, Зифа Басыйрова, Луговая, Юность, Почта, Мәрҗәни, Гафиятуллин урамнары да сусызлыктан интегә. Жилой Рудник авылы, Зур Кукмараның Тимер юл, Манзарасның Мирсәй Әмир, Лобачевский урамнарында яшәүчеләр дә май аеннан бирле иртәнге сәгать җиделәрдә үк су бетә, дип язалар. Степан Разин урамындагы күпкатлы йортларга да су килеп җитми.

Манзарас авылының Лобачевский урамындагы сусызлык проблемасын беренче тапкыр гына ишетүебез түгел, бу турыда һәр елны диярлек сүз була. Әлеге урамга, гомумән, су торбалары салынмаган, диде җирлек башлыгы.

«Шәхси хуҗалыклар суны бакчалар аша Солнечная урамыннан китергәннәр, шуңа күрә торбаларның диаметрлары төрле булу сәбәпле, су тиешенчә килеп җитә алмый. Ә Солнечная урамында 200 метр яңа торбалар салынды, бер пожар гидранты урнаштырылды. Әлеге урамга су “Южный” башнясыннан китерелде. Шуның белән сусызлык проблемасы хәл ителде», - диде ул.

Халыктан килгән хәбәрләр арасында иң гаҗәпләндергәне Ятмас-Дусай авылындагы «Күз чишмәсе»нең суы коруы булды.

«Май айларында корылык башланганнан соң, чишмәнең суы агудан туктады. Тик аны бөтенләй корыды дип әйтеп булмый, тибә торган урынында бар әле, бары тик улакка гына менеп җитә алмый. Мондый хәл 2010 елда да булды, һава торышлары рәтләнгәч, суы кайтты. Бәлки хәзер дә бер яңгырлар явып үтсә рәтләнер әле. Авылдашлар арасында чишмәне казып карыйкмы икән әллә дип әйтүчеләр бар. Тик ашыкмыйк, әлегә көтеп торыйк, дибез», - диде Ятмас-Дусай авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина.

Чираттагы рейд

Тәртипсез рәвештә судан файдалану очракларын ачыклау максатыннан, 23 июнь көнне «ВодоТехноСервис» җәмгыятенең сату бүлеге начальнигы Тимур Иванов һәм контролерлар Наташа Гыйльметдинова, Гөлназ Фәхретдиновалар белән берлектә Кукмараның 1 Май һәм Зифа Басыйрова урамнарына чираттагы рейд үткәрелде.

Рейд барышында төзек булмаган счетчиктан файдалану, суны хисаплау приборларыннан тыш куллану һәм башка тәртип бозулар ачыкланды.

Әйе, кемнәрдер бер тамчы суга интегеп чаң суга, ә икенчеләр өзлексез рәвештә бакча һәм түтәлләренә су сибә.

Капка ачылганчы, кайбер хуҗалыкларда бакчада күренгән шланглар тиз арада алып куелды, шулай ук безне кайбер кешеләрнең дорфалыгы, «тәмсез» телле булуы да гаҗәпләндерде. Хуҗалыкларына кертмәүчеләр, борын төбендә үк капкаларын ябып куючылар да бар.

«Мондый чаралар көн саен үткәрелә. Гадәттә, беррәттән өч-дүрт урамны йөреп чыгабыз. Төзү эшләре барган участокларга да аерым игътибар бирәбез. Чөнки килешү төземәгән килеш кенә дә судан файдалану очраклары бар. Кукмара көннән-көн үсә, зурая, яңа йортлар төзелә, шуңа күрә суга ихтыяҗ арта. Әлбәттә, без бу проблемадан чыгу юлларын эзлибез. Җәйге сезонга аяк басканчы, барлык су зоналары да тикшерү уза, башняларга көчле насослар куела», - диде Тимур Иванов.

«Безнең урам түбәндәрәк урнашкан бит, шуңа күрәме бөтенләй сусыз калганыбыз юк, су басымы кимесә дә, тамчылап булса да ага. Су әкренәя башлауга, чиләк, канистраларга җыеп калабыз», - диде Манзарасның 1 май урамында яшәүче Сәлимә апа Вәлиева.

Әлеге урамнарда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, быел су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, әмма шулай да алар су җыеп куя икән.

Наил ГЫЙМАДИЕВ, «ВодоТехноСервис» җәмгыяте җитәкчесе:

Су проблемасы һәм аннан чыгу юллары турында бик күп сөйләргә була, тик аның белән генә мәсьәлә хәл ителмәячәк. Билгеле, район үсә, шуңа күрә яңа су зоналары төзү, өстәмә башнялар урнаштыру буенча да эш алып барыла. Тик су бүген кирәк. Эссе көннәрне районда суны җиткезеп булмый, гәрчә барлык скважиналар төзек хәлдә булса да. Башка вакытта сусызлыктан зарланучылар юк бит. Проблеманың нигезе бакчаларга тәртипсез рәвештә су сиптерүгә барып тоташа. Халык бер-берсенә карата гуманлы булсын, суны нигезле куллансын иде.

Кукмарада сәгать 15:00дән 20:00гә кадәр хуҗалык-көнкүреш ихтыяҗлары өчен су алып килү оештырыла. Заявкалар сәгать 8дән кичке сәгать 5кә кадәр 2-68-45, 2-82-40 телефоннары буенча кабул ителә.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»; «ВодоТехноСервис» җәмгыяте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев