Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәп туклануы: Кукмара районында балаларны ничек ашаталар

Туклану белем йортларында - көнгә ике, ә инде озынайтылган көн төркеме булганнарында өч тапкыр оештырыла.

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча яңа уку елыннан республиканың, шул исәптән районыбызның да барлык мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары сыйфатлы, кайнар ризык белән бушлай туклана башлады.

«Районда 55 башлангыч мәктәп (31е – төп мәктәптә, 24е - филиалларда) исәпләнә. Аларда 2774 укучы белем һәм тәрбия ала. Яңалык безне дә читләп узмады. Туклану белем йортларында - көнгә ике, ә инде озынайтылган көн төркеме булганнарында өч тапкыр оештырыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан тәкъдим ителгән меню “Роспотребнадзор” оешмасы белән килештерелә. Анда сөттә пешкән боткалар да, ашлар, төрле гарнирлар, ит ризыклары, яшелчә, җиләк-җимешләр, кайнар чәй, какао, компотлар да бар. Бер балага көнлек ашау бәясе 51 сум 85 тиенгә төшә», - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Салават Каюмов.

Олыяз мәктәбенә барып, балаларның ниләр белән туклануын үз күзләребез белән күреп кайттык. Биредә 158 укучы белем ала. Ә инде башлангыч сыйныфлардагы балалар саны Олыязда – 62, мәктәпнең Балыклы авылындагы филиалында – 18. 

«Барлык укучылар да кайнар ризык белән тукланалар. Аларны ашату графигы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып төзелде. Сәгать 9.30да беренче сыйныфлар керә, ун-унбиш минутлык тәнәфестән соң, башкалар да кушыла», - ди мәктәп директоры Алмаз Гарипов. 

Белем йорты балалар бакчасын да үз канаты астына алганлыктан, ашханәдә биш кеше хезмәт куя. Пешекче Лилия Ибраһимова, Ралия Хәйруллина, Ризилә Тимергалиева, кухня хезмәткәрләре Йолдыз Галләмова, Гөлия Гатауллиналарның аш-су өлкәсендә тәҗрибәләре шактый зур икән. «Кызлар бик тәмле итеп, бар күңелләрен биреп әзерлиләр», - дип мактады үзләрен җитәкче.

«Хезмәтебез иртәнге сәгать җиденче яртыда башлана. Быелдан яңа төр меню кертелгәнлектән, эш бераз артты үзе, әмма шулай да зарланырлык түгел. Барысына да өлгерәбез. Иң мөһиме: укучыларның без әзерләгән ризыкларны яратып ашаулары», - ди алар.

Пешекчеләрнең сүзләренә караганда, тәлинкәдә бик сирәк кенә баланың ашы кала, аеруча бәрәңге боламыгы, токмач, пылау, борщны үз итәләр икән. Моны укучылар үзләре дә раслады. 

«Безгә мәктәптә бик ошый. Бәрәңге, ботка, сосиска һәм кәтлит бигрәк тә тәмле була. Помидорны да яратабыз», - ди беренчеләр. 

Дөрес итеп туклану - сәламәтлек нигезе. Үсеп килүче яшь организм өчен ул аеруча мөһим. Бер атнага исәпләнгән менюда сыр һәм май белән ясалган бутербродка кадәр бар. Әти-әниләр ул-кызларының нәрсәләр белән туклануларын ашханәдәге күрсәтмә тактадан һәм мәктәп сайтына кереп карый ала. Анда бер балага тиешле норма һәм суммалар да күрсәтелгән. Без килгән көнне 1-4 сыйныфларга беренче туклануга итле пылау, помидор, ак һәм кара ипи, шикәр комы салынган кайнар чәй бирелде. Ә инде икенче туклануда исә укучылар арпа боткасы ашадылар, компот эчтеләр, озынайтылган көн төркеменә йөрүчеләр исә печенье белән кесәлне ялт итеп куйды. 

«Безнең мәктәп яны кишәрлеге бик зур. Анда бәрәңге, кишер, чөгендер, борыч, суган, сарымсак үстерәбез. Теплицада исә ел саен кыяр һәм помидордан мул уңыш алына. Бәрәңгене үзебездә дә утыртабыз, күмәк хуҗалык та бирә. Боларның барысы да балаларны ашатуга тотыла. Ә инде артык калганын ярминкәләрдә сатабыз. Ел дәвамында яшелчәдән өзелгәнебез юк. Мәктәбебездә өлкән сыйныф укучылары да көнгә ике тапкыр ашый. Аларның бюджет дотациясе 7 сум 70 тиенне тәшкил итә», - ди мәктәп директорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары Расыйх Хәбибуллин.

Татарстанда 5 октябрьгә кадәр мәктәпләрдә туклану мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли. Шалтыратулар 88005554943 бердәм телефон номеры аша кабул ителә. 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk