Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Мөхәммәтшин кубогы»на узган турнирда Кукмара командалары көмеш һәм бронза медаль яулады

Шәмәрдәннең «Яшьлек» командасына Күчмә Кубок тапшырылды.

Бүген Кукмарада Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда футбол буенча «Мөхәммәтшин кубогы»на 7нче турнир узды. 

Әлеге чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Ринат Мөхәммәтшинның улы Рөстәм Мөхәммәтшин, бертуган абыйсы Радик Мөхәммәтшин, оныгы Таһир Метшин, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов һәм башкалар катнашты.

«Спортны сөюче һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәркемне турнир белән котлыйм. Футбол - барыбызны да берләштерүче уен ул. Барлык катнашучыларга, уенны оештыручыларга, җитәкчеләргә рәхмәт. Яшәсен футбол!», - диде Ринат Мөхәммәтшинның улы Рөстәм Мөхәммәтшин.

Турнирда үзара «Яшьлек» (Шәмәрдән), «Нур Баян», «Степан Разин» һәм «Зур Кукмара»  командалары ярышты. 3нче урынга - 50000, 2нчегә - 75000, ә 1нче урын яулаучы командага 100000 сум күләмендә акчалата бүләк, күчмә кубок тапшырылды. 

Өченче урын өчен «Нур Баян» һәм «Степан Разин» командалары көч сынашты. Икегә бер исәбе белән өченче урынга «Степан Разин»лылар чыкты. 

3кә 1 исәбе белән «Яшьлек» командасы быелгы уенда җиңүче булды. Икенче урында – «Зур Кукмара» командасы.

Турнирның иң яхшы капкачысы - Инсаф Мөзаффаров («Зур Кукмара» командасы).

Иң яхшы сакчы - Ранис Госманов («Яшьлек» командасы).

Иң яхшы ярымсакчы - Инсаф Минимуллин («Степан Разин» командасы).

Иң яхшы һөҗүмче - Илназ Фәйзуллин («Нур Баян» командасы).

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk