Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Митрополит Кирилл Кукмара районының Нырья авылындагы храмда литургия уздырды

Гыйбадәт кылу удмурт мәгърифәтчесе митрополит Вениамин Казанский хөрмәтенә үтте.

2 июльдә удмурт мәгърифәтчесе, удмурт язуына нигез салган митрополит Вениамин Казанскийны искә алу көне билгеләп үтелде. Әлеге хөрмәттән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Нырья авылындагы изге Косма һәм Дамиан храмында гыйбадәт кылу үткәрде.

«Митрополит Вениамин Казанский чуаш, мари, керәшен, удмурт халыкларының мәгърифәтчесе булып тора. Ул беренчеләрдән булып изге текстларны милли телләргә тәрҗемә иткән, үзенең бар тормышын җирле халыкка багышлаган. Вениамин Казанский – уникаль, акыллы, гаделлекне ачык сизүче, Ходай алдында торган изге кеше. Аның турында бик күп кешеләр белергә тиеш», - дип билгеләп үтте владыка.

Соңыннан митрополит Кирилл дин тотучыларга үзенең фатихасын бирде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk