Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миңнеханов төзүчеләргә аларның тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте

Татарстан Президенты эре төзелеш компанияләре вәкилләре белән очрашулар уздырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эре төзелеш компанияләре вәкилләренә аларның эскроу-счетлар куллануга күчү белән бәйле тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте йортында төзелеш компанияләре вәкилләре белән очрашулар сериясе узды. Татарстан Президентыннан тыш, аларда РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, шулай ук республика муниципалитетлары башлыклары катнашты.

Очрашуларда илкүләм проектларда билгеләнгән торакны файдалануга тапшыру күләмнәрен арттыру буенча бурычларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышканнар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән «Торак» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстан торакны файдалануга тапшыруның еллык күләмен 2024 елга 3,6 млн кв.метрга кадәр арттырырга тиеш.

Төзелеш тармагы вәкилләре алдагы биш елга планнар турында сөйләделәр, шулай ук торак төзелешен проектлы финанслауга күчү белән бәйле берничә инициативаны тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрнең идеяләрен РФ Дәүләт Советының торакны үстерү буенча эш төркеме эшчәнлеге кысаларында федераль дәрәҗәдә карарга вәгъдә итте.

Татар-информ

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk