Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мин яратам сине, Татарстан, мин яратам сине, Кукмара!

Хәлим ГОБӘЙДУЛЛИН: -Мин тумышым белән Кукмарадан. 1984 елда Себер якларына эшкә китәргә туры килде. Сургутта 30 ел яшәгәннән соң, туган ягымда йорт торгызып, гаиләм белән шунда кайтып төпләндек. Һавасы саф, табигате матур Кукмараның. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип белми әйтмиләр. Без дә, Себердән меңнәрчә чакрымнарны үтеп,...

Хәлим ГОБӘЙДУЛЛИН:


-Мин тумышым белән Кукмарадан. 1984 елда Себер якларына эшкә китәргә туры килде. Сургутта 30 ел яшәгәннән соң, туган ягымда йорт торгызып, гаиләм белән шунда кайтып төпләндек. Һавасы саф, табигате матур Кукмараның. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип белми әйтмиләр. Без дә, Себердән меңнәрчә чакрымнарны үтеп, ел саен диярлек кыска вакытлы ялларга нәкъ менә яшел ябалдашлы ак каеннарны, чишмә суларын сагынып кайта идек. Хәзер, Аллага шөкер, туган җиребездә яшәвебезгә сөенеп бетә алмыйбыз.
Кукмараның элек-электән якын-тирә районнар арасында абруе зур иде. Чыннан да, тырыш бит безнең халык. Берсеннән-берсе төзек йортлар, транспортның күп булуы да шуны раслый. Быел поселокта аеруча зур күләмле эшләр башкарылды: балалар бакчалары төзелү, мәктәпләр, юллар төзекләндерелү, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясау, балалар мәйданчыклары, парк-скверлар яңартылу - барысы да район халкы өчен бит! Балалар өчен кафе да ачып җибәрсәләр, әти-әниләргә тагын да зур сөенеч булыр иде. Казан хәзер Мәскәүдән бер дә ким түгел. Әле күптән түгел Болгарда узган фестивальдә катнашып, Татарстан өчен горурланып, милләтебезне, мәдәниятебезне саклап калу өчен башкарылган эшләргә сөенеп кайттым.


Лилия Гарипова:


-Мин Кукмара бистәсендә туып-үскәнемә бик сөенәм, туган ягым белән чиксез горурланам. Районыбыз республикада да иң яхшылар сафында. Кайсы гына өлкәне алма: авыл хуҗалыгы, мәгариф, спорт, сәнәгатьме - барысы буенча да уңышларыбыз куанырлык. Кукмара өченче урта мәктәбен тәмамлап, Казан каласына укырга кергәч тә, курсташларым белән танышканда: "Мин - Кукмара кызы", - диюемә, алар: "О-о-о, без Кукмараны беләбез. Сезнең район халкы бик эшчән һәм тырыш, ачык йөзле", - дип әйтәләр иде. Туган ягың турында андый җылы сүзләр ишеткәннән соң, әлбәттә, күкнең җиденче катына менгәндәй буласың. Миңа республика күләмендәге күп кенә җыр конкурсларында, фестивальләрдә дә катнашырга туры килде. Район данын яклап чыгышлар ясау, Кукмарага уңышлар белән кайту үзе зур сөенеч була иде. Бистәбез соңгы елларда аеруча үзгәрде, матурланды. Поселок икенче "яшьлеге"н кичерә, дисәм дә, ялгыш булмас.

Рашид МӘРДАНОВ:


-Гомер көзенә таба аяк атлаганда туган якның кадерен тагын да ныграк беләсең икән ул. Мин Кукмарада гаилә кордым, пар канатым Наилә белән бер ул үстердек. Кайда гына булсам да, һәрвакыт туган җиремне, йортымны, гаиләмне сагынып кайтам. Үземнең башка җирдә яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм. Кукмарабыз бик матур хәзер, зур шәһәрләрдән бер дә аерырлык түгел. Киләчәктә шәһәр статусы да биреп куюлары бик ихтимал.

Алсу ҖИҺАНШИНА:


-Татарстанны, Казанны бар йөрәгем белән яратам. Башкалабызга булган мәхәббәтем еллар узган саен арта гына бара. Кукмарада үсеп, урта мәктәптә белем алсам да, мин Казанда дөньяга килгәнмен, шуңа әлеге шәһәр аеруча якын һәм кадерле. Студент елларым, хәзер исә тормышым да Казан белән бәйле. Башкала соңгы вакытта аеруча үсте, матурланды. 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиада, быел исә 164 ил катнашында су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелү Татарстанны Рәсәйдә генә түгел, чит илләргә дә танытты. Казанны Мәскәү, Санкт-Петербург яисә Сочи кебек шәһәрләр белән тиңләштерерлек. Мин су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында Фина паркының протокол менеджеры булып эшләдем. Спортчыларның Казан белән бәйле тәэсирләре белән уртаклашулары, чемпионат вакытындагы җылы атмосфера күңелләрдә озак сакланыр.
Казан спорт буенча гына түгел, калган башка өлкәләрдә дә беренчелекне бирми. Төзелешләр гөрләп бара, балалар бакчалары, мәктәпләр, төрле ресурс үзәкләре, парк һәм скверлар ачыла. Болар барысы да халык өчен бит! Кукмарада да яңарыш сизелә. Туган йортыма кайткач, бистәбездәге үзгәрешләр өчен сөенеп китәм.

Алик МИХАЙЛОВ:

-Туган якны, аның табигатен яратмау мөмкин түгел. Әти-әни, туган йорт һәркем өчен газиз һәм кадерле ул. Мин Кукмара районының Үрәсбаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Түбән Үрәс урта мәктәбендә укытучы булып эшлим. Балачактан көрәш белән кызыксынгангадырмы, яшьләргә районда спорт белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылуга сөенәм. Поселокта гына түгел, авыл җирлекләрендә дә республика программасы буенча спорт мәйданчыклары төзелү - яшь буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда бер адым булып тора. Район үзәгендә парк-скверларның яңартылуы да бик кирәк. Кукмарада киләчәктә кинотеатр, кафе, бию залы булган комплекслы "Яшьләр үзәге", я булмаса ял базасы сафка басса, тагын да яхшы булыр иде.
Тимерхан ӘХМӘТҖАНОВ:


-Мин Ятмас Дусай авылында туып-үстем. Хезмәт юлым исә 19 яшемдә элеккеге "Заветы Ильича" хуҗалыгында агроном буларак башланды. 1981 елдан бүгенге көнгә кадәр мелиорация өлкәсендә хезмәт куям. Минем өчен Кукмарадан да якын, кадерле җир юк. Казанда бераз эшләп һәм яшәп алырга туры килсә дә, җай туры килү белән, сөенеп туган ягыма кайттым. Район җитәкчелеге ярдәме белән туган авылымда фермер хуҗалыгы оештырып җибәрдем, шулай ук киләчәктә сугару системасын да эшләтергә ниятлибез. Бүгенге көндә район халкы өчен игелекле хезмәт куям - буалар төзекләндерәбез, күперләр салабыз. Быел Күкшелдә, Югары Шөндә зур күләмле эшләр башкардык. Алга таба Лубянда сусаклагыч дамба, юллар һәм күперне яңартырга планлаштырабыз. Сазтамак буасын һәм Ятмас Дусайның "Күз чишмәсе"нә бару юлларын төзекләндерү өчен дә проектлар инде әзер.
Кукмарабыз көннән-көн матурлана, камилләшә. Район халкының тормышын тагын да яхшырту өчен, әлбәттә, район җитәкчелеге зур көч куя. Яхшы юллардан җилдерәбез, балалар өчен дә мөмкинлекләр бар: мәктәпләр, балалар бакчалары гөрләп эшләп тора, парк-скверлар яңартыла. Киләчәктә дә сәламәт булып, имин, матур тормышта яшәргә дә, яшәргә язсын!





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk