Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Мебель СИТИ” сезне көтә!

Йортыгызга диван-карават, кухня җиһазлары, гостинка, купелы шкаф, тумбалар, компьютер өстәлләре һәм урындыклары кирәкме – ике дә уйламый бирегә килегез. Һәр сатып алучыга шәхси якын килү, кулай бәяләр, гарантия, товарны өч өлешкә бүлеп түләү мөмкинлеге, даими сатып алучыларга ташламалар, заказлар буенча эшләү, җиһазны җыеп бирү, тиешле урынга илтү – болар барысы да “Мебель СИТИ” җиһазлар кибетендә!

Кем ничектер, әмма мин йорт җиһазлары кибетеннән беркайчан тиз генә чыгып китә алмыйм. Нинди генә йомшак диваннар, берсеннән-берсе уңайлы караватлар, күз явын алырлык комод, өстәл, урындык, шкафлар юк бит анда! Я берсе күзгә ташлана, я икенчесе дигәндәй... Ирексездән: “Ярый әле бар дөньяңны онытып, хыялларга бирелеп, әлеге җиһазларны үз өеңдәге сыман күз алдына китереп йөрерлек сәүдә нокталары бар Кукмарабызда”, - дип сөенеп куясың. Кемнәндер ишетү, я булмаса фотодан карау – бер, ә инде һәр җиһазны үз күзләрең белән күрү – бөтенләй икенче шул.

Шәһәребезнең Ленин урамындагы 1нче йорт адресы буенча “Забава” бинасында урнашкан, үзенең эшчәнлеген 2007 елдан алып баручы “Премьера” кибете күпләргә таныш. Күбесенчә аш-су бүлмәсенә җиһазлар: кухня гарнитурлары, өстәл-урындык, фурнитуралар тәкъдим иткән иде алар. Шушы көннәрдә кибет “Магнит” сәүдә йорты артындагы яңа зур бинага күчте һәм бөтенләй яңа сулыш белән эшли башлады. Зур, иркен, якты залда урын алган йорт җиһазларыннан җаның ни тели, шул бар. Бина эченә узуга иң элек “Эра” дигән язу күзгә ташлана. “Анысы нәрсә икән?” – диярләр күпләр. Аңлатып узыйм: “Эра” – Ставропольдәге корпуслы һәм йомшак җиһазлар ясау белән шөгыльләнүче иң эре һәм Рәсәй күләмендә танылу алган фабрикаларның берсе. Биредә җиһазларны Италия осталарының каймасы буенча ясыйлар. Зәвыклы итеп, кабатланмас бизәкләр белән эшләнгән йокы, аш-су бүлмәсе комплектларының җаны гына юк! Ике кешелек зур карават, көзге, комод һәм шкаф сатып алсаң, бүләккә - йомшак урындык (пуфик) бирелә.

- Кибетнең бер өлешен нәкъ менә “Эра” компаниясенең җиһазлары алып тора. Сыйфат ягыннан җитештерүчеләргә бернинди моң-зар булмаганлыктан, халыкка да ышанып тәкъдим итәбез, - ди кибет хуҗалары Рәзилә һәм Илнар Гарифуллиннар. – Даими клиентларыбызга һәм 50 мең сумнан кыйммәткәрәк суммада җиһаз сатып алучыларга 5-10 мең сумлык сертификатлар тапшырабыз. Яңа өйләнешкән яшь парлар туй көнендә “Эра” фабрикасының берсеннән-берсе затлы җиһазлары янәшәсендә фотога төшсәләр, шулай ук сертификатлы булачак. Теләге булган райондашларга да әлеге зонада фотосессия ясау мөмкинлеге тудырыла.

Кибеттә Глазов, Волжск, Пенза, Ульян каласы, Яр Чаллы, Казан, Ижевск, Брянск һәм башка шәһәрләрнең фабрикаларында җитештерелгән җиһазлар да бик күп. Аш бүлмәсе өчен җиһазларның һәммәсе яхшы сыйфатлы, су сеңдерми торган махсус катнашма белән эшкәртелгән. Чыдамлы материаллардан ясалган өстәл-урындыкларның гына да уннан артык төре бар. Барлык җиһазларга, шул исәптән кухня гарнитурларына һәм аерым шкафларга да, каталогтан сайлап алып, үзең теләгән үлчәмдә заказ бирә аласың. Игътибар: кибет хезмәткәрләре үзләре бушлай үлчәп, кухня җиһазларына 3D проектлары да ясап бирәләр.

Йомшак диваннарның да ниндие генә юк: төрлелектән хәтта күзләр камаша. Сатучы кызларның сүзләренә караганда, тукымаларның барысы да затлы һәм өслек пычранган очракта гади чүпрәк белән генә дә юып була икән.

Биредә балалар турында да онытмаганнар. Мультфильм, әкият геройлары төшерелгән фоторәсемнәр белән эшләнгән бер һәм ике яруслы караватларга, йокы бүлмәсе өчен шкаф, тумба, өстәлләргә шулай ук төрлелек зур. Караватларга төрле үлчәмдәге гади һәм ортопедик матрасларны да биредә алырга була.

Кыскасы, йортыгызга диван-карават, кухня җиһазлары, гостинка, купелы шкаф, тумбалар, компьютер өстәлләре һәм урындыклары кирәкме – ике дә уйламый бирегә килегез. Һәр сатып алучыга шәхси якын килү, кулай бәяләр, гарантия, товарны өч өлешкә бүлеп түләү мөмкинлеге, даими сатып алучыларга ташламалар, заказлар буенча эшләү, җиһазны җыеп бирү, тиешле урынга илтү – болар барысы да “Мебель СИТИ” җиһазлар кибетендә!
 

Кибет дүшәмбедән җомгага кадәр - 9.00-17.00 сәгатьләргә, ә шимбә-якшәмбедә 9.00-15.00 сәгатьләргә кадәр төшке ялсыз эшли. Белешмәләр өчен телефоннар: 89625522689, 89372829595.


Ташламаларны ИП Гарифуллина Рәзилә Рафаил кызы 22.11.2019 - 31.12.2019 тәкъдим итә. 3 айга кичектереп түләүне ИП Гарифуллина Рәзилә Рафаил кызы тәкъдим итә. Тулырак мәгълүмат сатучыларда. Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X