Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәчкәрә мәктәп-интернаты үзенең 60 еллыгын бәйрәм итте

Юбилейда район башлыгы Сергей Димитриев катнашты

Мәчкәрә мәктәп-интернаты үзенең 60 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтте. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, урынбасары Равия Каримуллина, район прокуроры Ришат Шакиров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, ветераннар һәм башка кунаклар катнашты.
Бәйрәм котлаулар, тәбрикләүләр, истәлекләрне барлау белән үрелеп барды. 

   - Сезнең мәктәп бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Коллектив та тырыш, хезмәт сөючән. Балаларга тиешле белем-тәрбия бирәсез, һөнәргә өйрәтәсез. Барысы өчен рәхмәт. Алга таба да уңышлар телим, - диде район башлыгы Сергей Димитриев һәм бүләкләрен тапшырды.

Мәчкәрә мәктәп-интернаты директоры Шәүкәт Сабитовка “Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале тапшырылды. Коллектив һәм бер төркем мәктәп хезмәткәрләре: Вәсилә Хәсәнҗанова, Рамилә Хөснетдинова, Айсылу Билалова, Фәнзилә Кадыйрова, Нуршат Баязитов, Кәүсәрия Шиһаповалар район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Рамилә Баязитова Россия Федерациясенең “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм фидакарь хезмәте өчен” Мактау грамотасына, Зөһрә Кадирова, Гөлфия Шакировалар исә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә, Лилия Галимҗанова, Минненур Гыймадиева, Нурания Габитова, Раушания Вәлиуллиналар район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарына ия булдылар.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk