Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Май ае бүләкләрен өләштек

Бу юлы исемлектә барлыгы 650 кеше теркәлгән иде.

Май аенда газетаның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында игълан ителгән акциябезгә дә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Бу юлы без абунәчеләрне бройлер чебеше, каз, үрдәк бәбкәләре һәм катнаш азык биреп сөендердек. Әйе, ямьле, җылы җәй айларын яшел чирәмдә йөгерешеп йөрүче сары йомгаклардан башка күз алдына китереп буламы соң?! Бу юлы исемлектә барлыгы 650 кеше теркәлгән иде. Җиңүчеләрне билгеләүне исә редакциягә газета алырга килгән  Камил абый Хәлиуллинга һәм даими хәбәрчебез Рафилә апа Фәттәховаларга тапшырдык. Ә акциянең иганәчесе – Туембаш авылыннан Данил Мотыйгуллинга аерым рәхмәт, ул инде берничә ел рәттән безнең белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Аңа алга таба да эшендә уңышлар теләп калабыз.

Минегали ХАНТИМЕРОВ, Зур Кукмара:

-  “Хезмәт даны” газетасын күптәннән алдырабыз. Квитанцияне исә редакциягә почта аша юллаган идек. Акцияләрдә әле өченче тапкыр гына катнашуыбыз, икесендә берни дә отмадык, ә менә өчле саны уңышлы булып чыкты. Быел утызлап бройлер чебеше сатып алган идек инде, каз бәбкәләре дә кирәк булыр дип уйлап тора идек. Бик уңышлы килеп чыкты әле. Авылда болай да эшсез тормыйсың, ә каз бәбкәләре безгә бер шөгыль булыр.

Тормыш иптәшем Ризидә белән икәү генә яшибез, улыбыз Казанда эшли. Газетаны бик яратып, бер  битен дә калдырмыйча укып барабыз. Мин үзем  хуҗалыкта кырык дүрт ел буе механизатор булып эшләдем, чылбырлы, көпчәкле тракторда да йөрдем, шуңа күрә авыл хуҗалыгы темалары яктыртылган мәкаләләрне аеруча үз итәм.

Азат ГАЛИМУЛЛИН, Балыклы:

- Без өч-дүрт төрле газетага язылабыз. Ә “Хезмәт даны”ннан бер елны да аерылганыбыз юк. Газетаны бигрәк тә өлкәннәр яратып укый: район хәлләре, яңалыклар белән танышалар, ә без күбрәк интернеттан карыйбыз. Әлегә кадәр бер дә акцияләрдә катнашканыбыз юк иде, бу юлы, кызык өчен генә дип, почта аша квитанцияне җибәреп карарга уйладык. Катнаш азык чыгуы бик әйбәт булды, канәгать калдык, сыйфаты да яхшы икән. Кош-корт асраган кешегә кирәкле әйбер бит. Без дә чебиләр  сатып алган идек.

Нәкыя ХӘМИТОВА, Зур Кукмара:

- Мин үзем Янил авылыннан. Зур Кукмарага килен булып төшкәннән бирле “Хезмәт даны”ннан аерылган юк. Почтальоныбыздан да бик канәгать, әйбәт эшли, газеталарны вакытында тарата. Ә газетаны килгән көнне үк укып чыкмыйча, күзгә йокы да керми. Иң элек  беренче биттәге кыска яңалыклар белән танышам, аннары эченә кереп китәм. Райондаш, үзешчән язучыларның тормышчан, тәрбияви хикәяләрен, дин битендәге язмаларны яратып укыйм, дини календарь да бик кирәкле. Җомга саннарын Камил абыегыз белән бүлешеп тә укыйбыз әле. Ни дисәң дә, газета безнең өчен рухи азык чыганагы инде ул. Квитанцияне исә бәхетне сынап карыйк әле дип җибәргән идек. Бу инде безнең редакциядән алган икенче бүләк, бер елны туган көн котлавы откан идек.

Мөнирә ФАЗЛЫЕВА, Кукмара:

- Кырык елдан артык газетага язылып, бер тапкыр да бүләк откан юк иде, шуңа күрә сез шалтыраткач, аптырап калдым. Ел саен йөзләп чеби сатып алып үстерә идек, быел илле җитеп торыр дип уйладык. Менә бәхет – тагын егерме чеби отканбыз икән. Аллаһы Тәгалә эшләгән кешегә бирермен, дигән ди бит. Бик сөендем, рәхмәт, исән-сау үстерергә язсын. Чебиләр күпме булса да артмый ул: балаларга, туганнарга күчтәнәчкә бирергә дә җайлы, әзер ризык.

Мин үзем газетаның киңәш, реклама битләрен укырга яратам. Үзеңә нәрсә кирәк, анда барын да эзләп табарга була. Без район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә сигезләп кеше альтернатив подпискага  язылабыз. Уңайлы, вакытында китереп бирәләр, бәясе дә чагыштырмача арзан.

Розалия ХӘКИМУЛЛИНА, Кукмара:

- Чеби, бибиләр миңа чыкмас инде, катнаш азык булса да отсам ярар иде дип, квитанцияне соң гына тапшырган идем. Бәхет эше дими, ни дисең, катнаш азык насыйп булган икән бит!

Мин “Чулпан” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшлим. Сөенечемне хезмәттәшләрем белән дә уртаклаштым. Бездә газетаны альтернатив алдыручылар бар, әмма мин өйгә почта аша килә торган итеп язылам. Почтальонны көтеп алып, капка төбеннән газета алып кереп уку –  үзе бер күңелле бит ул. Ирем Рөстәм лаеклы ялда, ул да газета-журналлар укырга ярата. Мин иң элек яңалыклар баганасына күз йөртеп чыгам да газетаның ахыргы битеннән укый башлыйм, рекламаларны карарга яратам. Без район мәдәният йортында булган концертларны белмичә калабыз, газетага афишалар бирелсә, яхшы булыр иде дип уйлыйм, чөнки безнең буын интернетлардан карарга яратмый шул.

Ризидә ЗАКИРОВА, Кукмара:

- Безнең бу өченче тапкыр бүләк отуыбыз инде. Алдагы елларда  сетевой фильтр, пыяла савытлар алганыбыз бар иде. Менә монысында үрдәк бәбкәләре чыккан икән. Күңелем сизгән иде, газетага язылып кайткан көннән бирле гел көттем. Чеби алдым, күркә үстерә алмам, ә үрдәк бәбкәләре чыкса, әйбәт булыр иде дип теләдем. Ирем Сәлимгә шалтыратып сөенеч алдым. “Менә хыялланган идең, булган бит”, - диде.
Газета – безнең гомерлек юлдаш инде ул, үземне белә башлаганнан бирле язылабыз. Элек почта аша алдыра идек, инде менә берничә ел альтернатив подпискага язылабыз. Бик уңайлы, үткән-сүткән вакытта редакциягә кереп чыгуның бер авырлыгы да юк, бәясе дә шактый арзанга чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk