Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Матбугат көне уңаеннан редакция коллективы үзе турында сөйләргә булды

Матбугат ветераннарын, үзхәбәрчеләребезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз!

Без, массакүләм матбугат чараларында эшләүчеләр, районыбызда барган вакыйгаларны, көнүзәк проблемаларны, яулаган үрләрне, уңышларны, халык язмышын вакытында һәм төгәл итеп чагылдырып барырга тырышабыз. Хезмәтебез җаваплы - һөнәри осталык, объективлык, фидакарьлек һәм патриотизм таләп итә.

Бүген безнең тормышыбызга интернет, электрон мәгълүмат чаралары үтеп керсә дә, килешәсездер: яшәешебез басма газета-журналлардан башка күңелсез булыр иде. Алга таба да бергә булырбыз дип ышанабыз.

19 май – Матбугат көне уңаеннан аз гына «пәрдәбезне» ачып, үзебез турында сөйләргә булдык әле. Ә аңарчы редакциябез, телевидение коридорлары, бүлмәләре буйлап хезмәттәшләремне берәм-берәм сагалап йөрдем. Ни өчен берәм-берәм дисезме? Җаваплары кабатланмасын өчен. Аларга түбәндәге сорауларны тиз-тиз генә биреп, әзерләнеп, уйланып  торырга урын калдырмадым.

1. Иң яратмаган эшең.
2. Күңелеңә бу тормышта иң ошаган әйбер.
3. Иң курыккан нәрсәң.
4. Күңелеңә килгән иң беренче уй.

Матбугат ветераннарын, үзхәбәрчеләребезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз!

Гөлгенә ШӘРИПОВА, газетаның баш мөхәррире: 

1. Төймә тагу, гомумән, тегү белән бәйле эшләр. 
2. Табигать күренешләре, әйтик, аккан суга карап тору, кояш баешы.
3. Кечкенәдән ата каздан куркып калдым, олыгая башлагач – биеклектән.
4. Кайтыр вакыт җиткәч, бу Лилия ник баш катырып йөри инде тагын?

Лилия НУРГАЛИЕВА, баш мөхәррир урынбасары: 

1. Юрган тышы киертү.
2. Язгы-көзге пыскак яңгыр яуганда, матур музыка куеп, машинада бару.
3. Тычкан (аны күрүгә, үзем дә сизмичә кычкыра башлыйм), яшен.
4. Бигрәк тиз үтә бу гомер.

Эльвира САТТАРОВА, баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары:

1. Савыт-саба юарга яратмыйм.
2. Тормыш, яшәү үзе. 
3. Үрмәкүч, бөҗәкләр. Гомумән, бу әйберләргә фобия.
4. Улымның памперсын алыштырырга кирәк икән.

Валентина МАМАЕВА, баш хисапчы:

1. Кер үтүкләү.
2. Тазалык, татулык, баламның исән-сау булуы.
3. Картаймыш көндә кеше кулына калу.
4. Кирәкме икән инде бу җаваплар?

Лилия ГАРИФУЛЛИНА, коммерция директоры: 

1. Бөтен эшне дә яратам.
2. Туганнарыма кунакка йөрү, гомумән, тормыш матур.
3. Тавык.
4. Әллә тагын газетага язарга маташа инде...

Алсу ГАТАУЛЛИНА, тәрҗемәче:

1. Дәваханәдә чиратта утыру, кибеткә акчасыз бару.
2. Яңгыр исе.
3. Телефон, өй ачкычын югалту.
4. Өйгә кайтасы килә-ә-ә.

Ризилә КОРБАНОВА, бүлек мөхәррире:

1. Бәрәңге чүбе утау.
2. Тынычлык.
3. Үрмәкүч.
4. Аллага шөкер, материалны язып бетердем.

Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА, бүлек мөхәррире:

1. Буяу эше, кулга, гомумән, пумала тотарга, җир җиләген “чемләргә” яратмыйм. 
2. Кешенең икейөзле булмавы ошый. Кеше үз-үзе булып калсын иде. Яхшы күңеллеләр белән аралашкач, күңелгә рәхәт.
3. Ата каздан. Инкубаторларга рәхмәт, алар мине коткара, хәзер авылларда каз асраучылар сирәк бит.
4. Сорау биргәч аптырап калалар бит әле. Хәзер үзем дә шулар ролендә мин. 

Лариса МАЛОВА, корректор:

1. Мунча юу.
2. Көтелмәгән сюрпризлар эшләү, бүләкләр биреп сөендерү.
3. Еланнар һәм бакалар.
4. Аллага шөкер, яз айларындагы туган көннәр бетте.

Светлана АФАНАСЬЕВА, реклама буенча белгеч: 

1. Савыт-саба юу, әмма барыбер миңа юасы.
2. Яхшылык эшләү, ниндидер җылы сүзләр ишетү.
3. Кечкенәдән үк ут чыбыгыннан, еланнан.
4. Сәламәт булырга кирәк икән. Иң мөһиме шул, олыгая башлагач, шуны аңладым. Сәламәтлек - ул үзе матурлык.

Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА, СММ-белгеч:

1. Мин хәзер бөтен эшне дә яратам, чөнки аны миннән башка бер кеше дә эшләми. Элек, мәсәлән, ашарга пешерергә яратмый идем, хәзер анысын да өйрәттеләр.
2. Тынычлык дип әйтер идем мин. Күңел тынычлыгы. Һәрнәрсәдән канәгатьлек хисе булу.
3. Яраткан, якын иткән кешеләреңне югалту, Алла сакласын (як-ягына төкереп тә куйды - авт.). 
4. Күзлегең матур икән, башка бер уй да килмәде.

Йолдыз НИЗАМИЕВА, корректор:

1. Һәр эшне дә әз-әзләп яратам.
2. Иртән яраткан эшемә бару, атна ахырында авылга – әни янына кайту.
3. Үлем, якыннарымны югалту, сугыш башлану.
4. Пәнҗешәмбе – газета китәсе көнне Лилия апа нишләп йөри икән инде?

Марат БАРИЕВ, компьютер версткасы операторы:

1. Җыештыру.
2. Яшәү.
3. Якыннарымны югалту.
4. Чәй эчеп алырга кирәк.

Эльвира ИВАНОВА, сайт мөхәррире:

1. Иртәне мин яратам, ә менә будильник шалтыравы күңелемә тия. 
2. Яхшы кәеф. 
3. Якыннарымны югалту.
4. Күңелемдә – яз. 

Ленар ШӘЙДУЛЛИН, компьютер версткасы операторы: 

1. Эшләү.
2. Бөтен нәрсә ошый, аерым гына аерып ала торганы юк.
3. Якыннарымны югалту.
4. Тәрәзәне ачсам – суык керә, япсаң – эссе, «кондер»ны кабызыргамы-юкмы икән?

Йолдыз ГЫЙМАДИЕВА, корреспондент:

1. Автомат кер юу машинасында юылган керләрне алып элү.
2. Кешедәге рәхимлелек сыйфатлары.
3. Күңел тынычлыгы бозылу.
4. Иртәгәге беренче туры эфирымны ничек җиңеп чыгасы булыр дип уйлыйм әле.

Руслан МИННЕМУЛЛИН, тавыш режиссеры:

1. Бар инде ул минем яратмаган эшем, уйламаганда сорагач искә генә төшерә алмыйм. 
2. Яшәү.
3. Балаларны югалтудан куркам.
4. Кафедагы теге тәмле дучмак сәгать ничәдә пешеп чыгып сатуга чыгарыла әле ул?

Руслан МӨБАРӘКШИН, телевидение корреспонденты:

1. Юллардагы «лежащий полицийский»лар.
2. Иҗат, камерага төшерү.
3. Биеклек, үзем озын буйлы, 192 сантиметрлы булсам да.
4. Кызлар белән очрашуга барам әле.

Динара САФИНА, телерадиотапшырулар буенча баш мөхәррир урынбасары: 

1. Гайбәт сөйләү.
2. Мине яратканнары, әниемә, бабаема берәү генә булуым.
3. Бөҗәкләр, бакалар.
4. Нишләп Лилия апа бүген теге матур блузкасын кимәде икән?

Марат САБИРҖАНОВ, телевидение операторы:

1. Бер үк төрле үткән авыл хуҗалыгы семинарларына, район Мәдәният йортындагы концертларга бару. 
2. Яшәү.
3. Гаиләм белән нәрсә дә булса булу.
4. Беренче сорауга ничек кенә җавап бирәсе икән?

Азат НИГЪМӘТУЛЛИН, телевидениедә монтажер: 

1. (Озак кына уйлаганнан соң - авт.) Авыр әйбер күтәрү.
2. Үзебезнең өй.
3. Еланнар.
4. Еланнар белән генә бетте әле, хәзергә бер уй да юк.

Анатолий БАРСУКОВ, машина йөртүче:

1. Бөтен эшне дә әз-әзләп яратам. 
2. Пилмән, солянка ашы.
3. Ут-давылдан, үзем генә калудан, ялгызлыктан куркам. 
4. Хәзер менә өйгә китәсе булыр.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk