Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Марсель Сөләйманов: Кукмара районының ведомстводан тыш сак бүлегендә үз эшенә бирелгән кешеләр эшли

Ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе бүлекнең эш үзенчәлекләре турында сөйләде.

Соңгы елларда тормышыбызга Росгвардия, милли гвардия гаскәрләре дигән яңа сүз-термин үтеп керде. Аларның исемнәре төрле булса да, җисеме һәм эш структурасы бер үк – халык иминлеген, җәмәгать тәртибен саклау. Бәйрәмнәре уңаеннан Кукмара ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Марсель Сөләйманов белән очрашып, үзебезне кызыксындырган берничә сорауга җавап алдык. 

- Марсель Нәфыйкович, эш кабинетыгызда Кукмара картасы эленеп тора. Аның өстенә зур хәрефләр белән «Тоткарлау төркеме – 825» дип язылган. Нәрсәне аңлата ул?

 - 825  - ул безнең «позывной». Ягъни үзәкләштерелгән сак бүлегенең пультына берәр төрле хәбәр килеп ирешүгә, диспетчерыбыз шунда ук әлеге исем белән рация аша элемтәгә чыга. 

 - ...Һәм ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме ул урынга ничә минутта барып җитә? 

- 3 минутта. Әйе, шушы вакыт эчендә өлгерәбез без. Чөнки машиналарыбызга башкалардан юл бирүне таләп итә торган «маячок»лар урнаштырылган. Шоферларыбыз тәҗрибәле, үз эшләренең осталары, безнең карамактагы территорияне, маршрутны биш бармакларыдай беләләр. 


 
- Ә төп эшегез нәрсәдән гыйбарәт сезнең? 

- Безгә беркетелгән объектларны саклау, антитеррорлыкны тәэмин итү. Бүгенге көндә безнең карамакта 239 саклау объекты исәпләнелә. Алар арасында металл савыт-сабалар заводы, админстрация бинасы.... кебек аеруча мөһим булганнары да бар. Болардан тыш, безгә саклау өчен 76 йорт, 21 фатир да беркетелгән. 

- Хезмәткәрләрегезнең эш сәгате ничәдә башлана?

- Бүгенге көндә безнең бүлектә 31 кеше эшли. Иртәнге сәгать 7дә тоткарлау төркеме хезмәткәрләре өчен инструктаж үткәрелә. Һәм алар, эчке эшләр бүлегенең дежур частеннән корал алып, үз эшләренә тотыналар. Ягъни Кукмара урамнары буйлап кизү тора башлыйлар, кичке 5кә кадәр эшләгәч, пост икенчеләренә тапшырыла. Тәүлек әйләнәсендә безгә тиешле маршрутта күзәтү эше бара. Экипаж үзәктә, Нур Баян, Степан Разин, Маяковский урамнарында аеруча еш була. Бер тәүлектә алар якынча 150 чакрымлап юл үтә. Зур Кукмара, Манзарас авыллары территорияләре дә безнең карамакта. Әлбәттә, хезмәтебез объектларны саклауга гына корылмаган, шулай ук урамнарда иминлек, тәртип булдыру да йөкләнелгән. Үз-үзен белештермәслек дәрәҗәдә алкоголь кулланучыларны, адекват булмаганнарны күрсәләр, эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәләр. Шәһәребездәге белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрен дә милли гвардия саклый. 

 - Элек ведомстводан тыш хезмәт эчке эшләр бүлеге карамагында иде.

- Әйе, инде биш ел Росгвардия аерым структура булып санала. Без милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округына беркетелгән. Әмма структураларыбыз аерым булса да, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать тәртибен саклыйбыз, җинаять эшләрен булдырмауда яисә аларны ачуда катнашабыз.
  
- Берәр эпизодны да искә төшерик әле. 

- Күз тимәсен, соңгы вакытта алай җитди сигналлар килгәне юк әле. Бу - хезмәтебезне сыйфатлы итеп башкару нәтиҗәсе. Шулай да бер эпизодны әйтеп үтәм. 2019 елның 5 декабрендә төнге сәгать 3тә  элеккеге «Эссен» кибетеннән пультка хәбәр килеп иреште. Тоткарлау төркеме 3 минут эчендә бу урынга барып җитеп, бинага тәрәзә ватып кергәннәрен күрә. Кибет эчендә элек тә хөкем ителгән Кукмарада яшәүче М. барлыгы ачыклана. Ул 2488 сумлык алкогольне пакетка салып тәрәзә төбенә алып куйган була. Бу кеше янә хөкем ителде. Узган ел безнең хезмәткәрләребез тарафыннан 4 җинаять эше ачылды, административ хокук бозган өчен - 20, эзләнүдә булган 1 кеше тоткарланды.  

- Сезнең белән бергә «Ялкын» спорткомплексында үткән тренировкада булырга туры килде. Шуңа игътибар иттем, егетләр һәм кызларыгыз үзара дустанә икән. 

- Әйе, коллективыбыз бик тату, дус. Бүлектә үз эшләренә чын күңелдән бирелгәннәр эшли. Һәр билгеләнгән объектны алар үзләренең шәхси өйләре кебек саклыйлар. Әлбәттә, һәр хезмәткәр тиешле формада булырга, үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә атнага бер тапкыр без «Ялкын»да физик күнекмәләрне, хәрби “прием”нарны яңартабыз, спорт белән шөгыльләнәбез. Айга ике тапкыр Кукмараның 4нче урта мәктәбе тирында атабыз. Хезмәткәрләр арасында титуллы спортчылар да бар. Әйтик, 2007 елда безнең структурага килгән Илнар Исмәгыйлов - көрәш буенча республиканың спорт мастеры, Алмаз Габдрахманов - 1 разрядлы көрәшче, Салават Сәгъдиев та көрәшә. Минем үземнең кул сугышы буенча Россия спорт мастеры, самбо, дзюдо буенча мастер остасына кандидат титулларым бар. 14 хезмәткәребез төрле дәрәҗәдәге квалификацион исемнәргә ия.

- Ялгышмасам, бүлек 2019 елда ниндидер конкурста да җинеп чыкты әле.

-  Әйе, район тарихында беренче тапкыр республикада үтә торган Гали Дәүлиев исемендәге традицион һөнәри осталык конкурсында «Иң яхшы тоткарлау төркеме» күчмә кубогына лаек булып, беренче урынны алдык. Бу бәйгедә Нияз Гатин һәм Ирек Бариевлар катнашкан иде. Ирек хәзер бездә эшләми. Узган ел пандемия булу сәбәпле, конкурс үткәрелмәде. Быелгы ярышка Нияз хезмәттәше Алмаз Габдрахманов белән барачак. Кубок кабат бездә калыр дигән ышаныч белән яшибез һәм эшлибез.  

- Үзегез белән дә кыскача таныштырып үтсәгез иде. Кул көрәше буенча осталыгыгызны  рингтан башка тормышта да кулланган булдымы? 

 - Миңа - 37 яшь.  Хезмәт юлымны участок инспекторы булып башлаган идем. Шул чакта спорт яратуымның кирәге чыкты. Бер кешенең телефонын урлаган өч исереккә тап булдым. Алар инде үз-үзләрен белештермәс дәрәҗәгә җиткәннәр, бик агрессив иделәр. Мин - берүзем. Әлбәттә, без бу очракта  минималь зарар гына салырга тиешбез. Телефон хуҗасына кайтарылды. 2010 елда бүлегебезнең элеккеге җитәкчесе Ленар Шәйхетдинов кул астында эшли башладым. Рәхмәт аңа, ул мине хезмәтебезнең бөтен нечкәлекләренә өйрәтте. 2015 елдан әлеге бүлекнең җитәкчесе булып эшлим. 

Бәйрәмебез уңаеннан хезмәттәшләремне, ветераннарны котлыйм. Сәламәтлек, имин тормыш телим. Бүлегебез оператив хезмәт һәм финанс – хуҗалык эшчәнлеге буенча үз категориялеләре арасында иң яхшы подразделениеләр исемлегендә тора икән, димәк, ничә еллар дәвамында тупланган тәҗрибә, бер-беребезгә булган ышаныч ул - сезнең хезмәтегез!

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»; шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев