Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Марина Патяшина быел Яңа ел корпоративын уздыру тәртибен аңлатты

Кафе яки ресторанда банкетта катнашучылар саны йөздән артмаска тиеш.

Татарстанда Яңа ел корпоративлары тыелмаган, әмма республиканың кайбер кешеләренә мондый массакүләм чараларга барудан баш тарту яхшырак. Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Корпоратив буенча чикләүләр юк. Хәзер без аларда кискен респиратор вирус инфекция билгеләре булган затларга, хроник авырулар булып, яңа коронавирус инфекциясе йоктыруга аеруча дучар булырга мөмкин кешеләргә һәм 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтә булганнарга катнашырга киңәш итмибез», — дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең республика буенча башлыгы.

Шулай итеп, ресторан яки кафега банкетка заказ биргәндә, анда йөздән артык кеше катнаша алмаганын исәпкә алырга кирәк. Буш урыннар санына карамастан, бер банкетка хезмәт күрсәткәндә, бина башкалар өчен ябык була. Зал тутыру 70 проценттан да артмаска тиеш, шулай ук өстәлләр арасында дистанцияне сакларга кирәк.

Марина Патяшина персоналга битлекләрдә булырга кирәклеген, ә килүчеләр өчен антисептиклар куелырга тиешлеген өстәп әйтте.

фото: «Татар-информ»  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев