Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Марат Әхмәтов: Кукмара – көндәшлеккә сәләтле район

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов өченче чакырылыш район Советының бүген узган утырышында әнә шулай дип белдерде.

Агымдагы ел республикабызда эшче һөнәрләр елы дип, ә районыбызда эшмәкәрлек елы дип игълан ителде. Район башлыгы Сергей Димитриев узган ел башкарылган эшләр турында хисап ясаганда бу юнәлешләргә аеруча киң тукталды.

- Инвестиция программаларын тормышка ашырганда без эшче һөнәрләр дефициты проблемасы каршында калырга мөмкинбез. Шуңа күрә мәктәп елларында ук балаларны хезмәт базарында зур сорау булган һөнәрләр белән кызыксындырырга кирәк. Югары квалификацияле эшче кадрлар хәзерләүгә республиканың төньяк районнары өчен ресурс үзәге булып билгеләнгән Янил аграр көллияте зур өлеш кертә. Көллият базасында узган ел студентлар арасыннан эшмәкәрләр әзерләүче сыйныф та ачылды. Лубян урман-техник көллиятендә дә белемле урманчылар, ландшафт дизайнерлары, урман егу белгечләре, урман янгыннарын сүндерүчеләр әзерләү буенча уңай үзгәрешләр бар, - дип билгеләп үтте ул.

Районыбызда эшмәкәрлекнең төрле юнәлешләре урын алган. Мисал өчен “Кукмара-Логистик” кооперативын алсак, ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрнең зур булуы, дәүләттән ярдәм күрсәтелүе турында сөйли. Яшелчә үстерү һәм аны сатуга хәзерләү белән шөгыльләнүче кооператив дәүләт программасы нигезендә бирелүче грант ярдәмендә дүрт тонна сыешлы яшелчәсаклагычка реконструкция ясады. Булган җиһазлар елына 10 мең тонна яшелчә эшкәртергә мөмкинлек бирә. Бәрәңге, кишер, чөгендерне ул шәхси хуҗалыклардан да җыячак, шулай ук үзенә бирелгән 197 гектар мәйданда да игәчәк. Узган ел 100 гектарында яшелчәләр үстерелде инде. Кооператив Казан аграр университетының яшелчәчелек буенча югары квалификацияле белгечләре белән хезмәттәшлек итә.

Мәдәният йортының фойесында районда җитештерелгән товар һәм продукцияләрдән хәзерләнгән күргәзмәдә тәкъдим ителгән азык-төлек һәм сәнәгать эшләнмәләренең саны да елдан-ел арта бара. Бу бер урында таптанмавыбыз, кулланучылар базарында үз урыныбыз булуы турында сөйли.

Марат Әхмәтов үз чыгышын күңелле мизгел белән башлап җибәрде:

- Күпләр авыл тормышын авыр, бертөрле, күңелсез итеп күзаллый. Зарланучылар да күп. Ә менә Югары Чура егете, механизатор Василий Иванов Инстаграм челтәренә авыл хуҗалыгындагы авыр хезмәтне уен-көлке аша сәнгать дәрәҗәсендә чагылдырган видеоязмалар урнаштырып бара. Көндәлек гадәти эштән ямь таба белгәнең өчен рәхмәт, - дип, Василийга кул сәгате бүләк итте.

Районның эшчәнлегенә дә ул югары бәя бирде.

- Узган гасырның 90 елларында бөтен ил таралып, күпләр билгесезлек каршында югалып калганда, Кукмарада сүлпәнлек, төшенкелеккә бирелү сизелмәде. Киресенчә, алар тырышыбрак дөнья куа, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башладылар. Хәзер дә районыгыз эшлеклелек, булганлык ягыннан республика күләмендә үрнәк булып тора. Сөтчелек тармагы буенча да сезгә тиңнәр юк, - диде ул һәм алда торган бурычларга да тукталды. – Районыгызда күрсәткечләр буенча чуарлык зур. Көндәлек савылган сөтнең өчтән ике өлешен өч хуҗалык җитештерә. Калганнар да аларга тиңләшсә, саннар бермә-бер артык булыр иде. Җирдән дә югарырак уңыш аларга кирәк.

Районның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый Стратегиясендә дә һәр тармакта югарырак күрсәткечләргә ирешү бурычы куелган. Ләкин алар берсе дә хәл ителмәслек түгел. Яхшы даны чыккан кукмаралылар, һәрхәлдә, киләчәктә дә сынатмас.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk