Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Манзараста төзелгән яңа спорт комплексы куллануга тапшырылды

Әлеге объект “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы кысаларында “Авыл территорияләренең заманча йөзе” ведомство проекты буенча төзелгән.

Бүген Манзараста “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Әлеге объект “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы кысаларында “Авыл территорияләренең заманча йөзе” ведомство проекты буенча төзелгән.

Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстанның спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов, “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова һәм генераль подрядчы, “Булгарстройкомплект” җәмгыяте директоры Илшат Шәйдуллиннар катнашты.

Әлеге бина 1100 квадрат метр мәйданны били. Анда спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Комплекс стантарт мини-футбол, бадминтон, волейбол һәм зур теннис мәйданчыкларын үз эченә ала.

Комплексның ачкычы тантаналы рәвештә “Балаларны сәламәтләндерү, өстәмә белем бирү (профильле) үзәге” җитәкчесе Нуретдин Зыятдиновка тапшырылды.

“Монда спорт сөюче укучылар һәм алар белән эшләүче тренерлар, укытучылар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. Безнең бигрәк тә районда мини-футбол, бадминтон юнәлешләрен үстерәсебез килә. Комплекс тулы көченә эшли башлагач, бер занятие вакытында утыз-кырык бала белән шөгыльләнергә мөмкин булыр, дип уйлыйм.Зал бик матур эшләнгән, якты, җылы. Монда район гына түгел, республика күләмендә ярышлар уздырырлык шартлар бар”, - диде Нуретдин Зыятдинов.

Бүгенге көндә “Балаларны сәламәтләндерү, өстәмә белем бирү (профилле) үзәге”ндә төрле юнәлешләрдә 1378 бала тәрбияләнә. Әлегә кадәр тренировкалар районның егерме биш урта мәктәбендәге спорт залларында үткән булса, хәзер аларның күбесе бирегә йөриячәк.


Фото: Ризилә Корбанова/ “Хезмәт даны”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk