Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Маллар тук булыр

Быел районда 10630 гектарда кукуруз игелде. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда аны җыеп, силос салу бара. Бүгенге көндә әлеге төр терлек азыгы 40 мең тонна әзерләнде.


"Яңа тормыш" агрофирмасында быел терлекләрне кышлату чоры өчен күңелләре тыныч: җитәрлек күләмдә - 528 тонна печән, 5051 тонна сенаж, 1046 тонна салам әзерләнгән. Барлык салам басудан алып кайтып ферма, утар тирәләренә урнаштырылган. "Малларга өч елга җитәрлек терлек азыгы бар", - диделәр биредә. Узган елдан калган 18 мең тонна запаска өстәп тагын шактый күләмдә кукуруздан силос салына. Хуҗалыкта көзге чәчүгә туфрак әзерләү 25 августка төгәлләнгән булса, бүгенге көндә биредә язын чәчеләчәк басулар эшкәртелә.
-Узган ел кукурузның һәр гектарыннан 340 центнер уңыш җыеп алсак, быелгы күрсәткеч 180 белән 200 центнер арасында тибрәлә, - диде хуҗалыкның баш агрономы Айдар Габделхаков, силос салуның барышы белән танышырга килгәч. - Елына карата әйбәт күрсәткеч инде бу, барыбер. Безнең якта язгы чәчүдән урып-җыюга кадәр барлыгы 56 миллиметр гына яңгыр яуды. Иртә өлгерә торган "РОСС-145", "РОСС-195", соң өлгерүче "Машук-355" сортларын чәчкән идек. Җирдә дым аз булса да, технологияне дөрес итеп үтәү: иртә чәчү, ашлама кертү, рәт араларын үзвакытында эшкәртү нәтиҗәсендә уңыш та елына карата сөенерлек булды. Узган ел кукуруз сабакларының биеклеге 4 метрдан артып китеп, "Полесье" комбайны күренми дә иде. Быел да әнә, күргәнегезчә, сабаклар озын, 3 метрдан арткан җирләре дә күп, чәкәннәре дә тыгыз, өлгергән.
"Яңа тормыш"та кукурузны быел 620 гектарда иккәннәр. Без барганда Чарлы бригадасында соңгы 250 гектар басуда эш бара иде. Бүгенге көнгә хуҗалыкта кукуруздан 4103 тонна силос салынган, эш тәмамланганчы якынча тагын 3 мең тонналап силос әзерләнер дип планлаштырыла.
Эш оешкан, нәтиҗәле бара: "Полесье" комбайнында Анатолий Тимеров, Ирек Талиповлар урган яшел массаны "КамАЗ"ларда Эльбрус Миннеханов, Марсель Кавиев, Марсель Шәвәлиев, Фәрит Гусамовлар берөзлексез ташып торалар. Техникага кытлык булмагач, урылган мәйданның күләме күзгә күренеп арта.
Чокырга салынган яшел массаны тыгызлау өчен аны тәүлек буе таптату оештырылган. Бу эшне ДТ-75 тракторында Илгиз Даутов, К-700дә Фирдәвес Хәлимовлар чиратлап башкаралар икән. Көнне төнгә ялгап эшләмичә булмый да, кукурузны урып силос салу гына түгел, азыкның сыйфатлы булуы да зур роль уйный бит.
Рәсемдә: хуҗалыкның иң уңган шоферларының берсе Марсель Кавиев һәм комбайнчы Ирек Талипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X