Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Максим Беляев хоккей буенча «Йолдызлар Кубогы» турниры турында: Турнир - вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге

Турнирда Татарстан Югары судының «Фемида», «ТР Прокуратурасы», «ТР Эчке эшләр министрлыгы», Казанның «Чайка», Сосновканың «Витязь» һәм «Кукмара ветераннары» командалары катнаша.

«Олимп» Боз сараенда алкалы хоккей буенча «Йолдызлар Кубогы» турниры бара. Ул традиция буларак ел саен Кукмарада уза.

Турнирда Татарстан Югары судының «Фемида», «ТР Прокуратурасы», «ТР Эчке эшләр министрлыгы», Казанның «Чайка», Сосновканың «Витязь» һәм «Кукмара ветераннары» командалары катнаша.

Командаларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе урынбасары Максим Беляев, район прокуроры Антон Чураков, Кукмара районы суды рәисе Рәмис Мутиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевлар сәламләде.

«Мондый турнирлар районда спортны популярлаштыру һәм әлеге уен белән мавыгучыларны берләштерү максатыннан оештырыла. Мин бу турнирда беренче тапкыр гына катнашмыйм. Биредә бер-берсенә рухи яктан якын кешеләр уйнавы бик ошый. Турнирларда нинди дә булса рекордлар яулауны максат итеп куймыйбыз. Беренче чиратта, безнең өчен вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге ул», - диде Максим Беляев.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев