Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубянда Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы — 2024» спартакиадасы үткәрелде

Спорт бәйрәме 200дән артык кешене үзенә җыйды.

Матур табигатьле Лубян җирлеге чаңгы спорты яратучыларны кабат үзенә җыйды. Бүген анда Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы-2024» спартакиадасы үткәрелде. Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

Лубянда Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы — 2024» спартакиадасы үткәрелде

«Урман чаңгы юлы-2024» ул ярышлар гына түгел, ә бәйрәм чарасы, очрашу һәм аралашу урыны да. Гел хуҗалык эшләре белән генә яшисе димәгән бит, спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт табарга кирәк. Ә бу спартакиаданы Лубян җирендә үткәрү матур традициягә әверелде. Гомумән, биредә төрле чаралар бик еш оештырыла. Лубян урман-техник көллияте әлеге ярышларны уздыруга зур тырышлык куя. Быел спартакиада ундүртенче тапкыр үткәрелә. Барыгызның да трассаны уңышлы узуыгызны телим. Алдагы елларга тагын да күбрәк урманчылар чаңгыга басар дип ышанам», — диде Рәис Гомәров.

Лубянда Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы — 2024» спартакиадасы үткәрелде

Быел спартакиадада 200дән артык кеше катнашты. Ярышны балалар узышы ачып җибәрде. Алардан соң төрле яшь категорияләре буенча җитәкчеләр, студентлар, өлкәннәр старт алды.

«Без бирегә ел саен килергә тырышабыз. Табигатьнең шушы почмагы миңа бик яхшы таныш, бу якларны яратабыз, чөнки үзем дә 1999-2003 елларда Лубян урман-техник көллиятендә белем алдым. Күңелле вакытлар иде, яшь белгечләргә дә еш кына шул турыда сөйлим. Ул вакытта монда юллар юк иде, хәтта 20-40 чакрымны җәяү йөрдек. Һәр кешедә спорт рухы булырга тиеш, чөнки ул — сәламәтлек нигезе. Үзебез дә кыш буе диярлек чаңгыда йөрергә тырышабыз, хоккей уйныйбыз», — дип сөйләде Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе Айрат Минһаҗев. 

Лубянда Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы — 2024» спартакиадасы үткәрелде

Лубян урман-техник көллиятендә хезмәт куючы Галина Ахметова да әлеге ярышларда үзен сынап карады. Ул чаңгы юлында бишенче тапкыр катнаша икән инде. 

«Минем чаңгыга басканыма җиде еллап бар инде, бик ошый. Сәламәтлеккә, вакытның тыгызлыгына карап, көн саен диярлек чаңгыда йөреп кайтырга тырышам. Бездә табигать бик матур бит, „Әйдә чаңгыга басыгыз!“ — дип, үзенә чакырып тора. Шуңа күрә безнең авылда әлеге спорт төре белән кызыксынучылар күп, кемдер чаңгы шуа, кемдер спортзалга йөри», — диде ул. 

Кыш көне спорт белән дә шөгыльләнмәсәң, тагын ни эшләргә кирәк. 

«Һава торышы да бик шәп, кәефләр күтәренке. Трасса да бик яхшы, чаңгылар үзләре шуа. Спорт ул тормыш, уңышка омтылыш бирә», — диде Әгерҗе урманчылыгыннан килгән Владимир Ишмуратов.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk