Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Кукмара» чаңгы базасында «Татарстан чаңгысы-2024» ярышы уза

Узышлар 15 категориядә үткәрелә.

Бүген «Кукмара» чаңгы базасы әлеге спорт төрен яратучыларны үзенә җыйды. Матур табигатьле база территориясе иртәдән үк гөр килеп торды: узышта катнашучылар старт бирелгәнне көтте, тренерлар укучыларына соңгы киңәшләрен әйтеп калырга ашыкты, ә җанатарлар көч бирде. 

Узышта катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

«Районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Әлеге спорт төрен тагын да үстерергә, халыкны тагын да күбрәк җәлеп итәргә кирәк», — дип билгеләп үтте ул. 

— «Татарстан чаңгысы-2024» ярышларында барлыгы 15 категориядә спортчылар катнашачак. Иң кечкенәләре 9,10 яшьтә һәм аннан өлкәннәр. Кечкенә балалар — бер, ә өлкәннәр өч чакрымда узышачак. Беренче, икенче, өченче урын алучыларга медаль һәм дипломнар тапшырылачак, — дип, ярыш шартлары турында сөйләде район спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесенең урынбасары Айрат Вәлиев. — Бүген һава торышы да яхшы. Шулай ук коймак белән чәй эчеп тә җылынырга була. 
Поч. Кучук мәктәбенең физкультура укытучысы Вячеслав Сайфутдинов чаңгы ярышына балаларны алып килгән иде. 

— Мин яшь вакыттан әлеге спорт төре белән кызыксынам. Волгоградта физкультура институтын тәмамладым. Аннан соң Әфганстан җирләрендә армия хезмәте үттем. Аннан кайтканнан соң, 1986 елдан бирле Поч. Кучук мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшлим, «Олимп» спорт мәктәбендә чаңгы спорты буенча тренер да булып торам. Барлык спортчыларны әлеге матур көн белән котлыйм, бу безнең өчен спорт бәйрәме. Ул ел саен үткәрелә торган чара, без анда һәрвакыт катнашабыз. Быел да балалар матур чыгыш ясап, призлы урыннарга ия булырлар дип ышанам, — дип сөйләде Вячеслав Сайфутдинов. — 2014 елдан бирле үзебезнең җирлектә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына багышлап чаңгы ярышлары үткәрәм. Быел әлеге турнир 20 февраль көнне үтәчәк. Элек бу кадәр мөмкинлекләр юк иде, шулай булса да, олысы-кечесе чаңгыны үз итте. Хәзер исә бар шартлар тудырылган: инвентарь, махсус киемнәр, әмма шөгыльләнергә теләмиләр. Спорт ул — сәламәтлеккә юл. 

Кукмарадан Фоат Шәймарданов район үзәк дәваханәсендә баш табибның хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшләгән. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Әмма ул әле дә актив тормыш рәвеше алып бара: кышын чаңгыда йөри, җәен йөгерә, велосипедта җилдерә, әле атнага ике тапкыр беренче гимназиягә волейбол уйнарга барырга да җитешә. 

— Мин икенче мәктәптә укыдым, физкультура укытучым Евгений Попугаев иде, ул спортка тартты, гел ярышларга алып барды. Элек узышлар киез итек-киез комбинаты янында узды. Анда бер әйләнеш 5 чакрымга туры килә иде. Шуннан чаңгы спорты мәхәббәт уянгандыр да инде. Армиядә хезмәт иттем, анда да чаңгыда йөгерә идем, — диде ул. — Бүгенге көндә дә кышын үзебезнең җирлек территориясендәге базага чаңгыда йөрергә чыгабыз. «Буран» техникабыз бар, шуның белән трасса салабыз. Анда бер әйләнеш 2 чакрым 800 метр араны били. Шуны ун тапкыр әйләнеп чыгарга тырышам. Бу ярышларны да калдырган юк. Монда минем яшьтәшләрем дә бар, бергә-бергә күңелле бит.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев