Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубянда спорт һәм балалар мәйданчыклары ачылды (+Фото)

Бүген Лубянда күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Мәктәп территориясендә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән спорт һәм балалар мәйданчыклары ачылды. Ясалма чирәм түшәлгән спорт мәйданчыгында баскетбол, волейбол уйнау өчен мөмкинлекләр тудырылган булса, балалар мәйданчыгында атынгычлардан тыш, хәтта теннис өстәле дә бар. Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре алып барган. Тантанада район җитәкчесе...

Бүген Лубянда күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Мәктәп территориясендә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән спорт һәм балалар мәйданчыклары ачылды. Ясалма чирәм түшәлгән спорт мәйданчыгында баскетбол, волейбол уйнау өчен мөмкинлекләр тудырылган булса, балалар мәйданчыгында атынгычлардан тыш, хәтта теннис өстәле дә бар.

Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре алып барган. Тантанада район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл җирлеге башлыгы Рим Фәхрәзиев, "Строй-Гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов һәм башкалар чыгыш ясады.

Флеш-моб, акробатик күнегүләрдән соң, ал тасма киселде, Лубян урман-техник көллияте, "Атлант" спорт клубы командалары катнашында иң беренче баскетбол уены уйналды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk