Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубянда республика мәктәп урманчылыкларының II слетын ачу тантанасы булды

Өч көн дәвамында укучыларны урман темасына караган төрле конкурслар, ярышлар һәм мастер-класслар көтә

Бүген Лубян урман-техник көллияте базасында республика мәктәп урманчылыкларының II слетын ачу тантанасы булды. Әлеге чарага республика урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар килгән иде. Мәктәп урманчылыкларының икенче слетында 31 урманчылыктан 200 мәктәп укучысы катнашачак. Һәр команданың үз гербы, шигаре һәм формасы бар. Чарада тантаналы парад һәм мәктәп урманчылыкларының күргәзмәсе узачак, биредә һәр команда үзенең казанышларын күрсәтәчәк.

Өч көн дәвамында балаларны көтелмәгән бәйрәм көтә, биредә конкурслар, урман ярышлары һәм урман тематикасына мастер-класслар оештырылачак. Балаларга урманчылык буенча экскурсия үткәреләчәк, аның барышында агач әзерләүче харвестер һәм хорвардер техникасының ни рәвешле эшләвен күрү мөмкин булачак.

Ярышлар барышында мәктәп укучыларына урман һәм анда яшәүче тереклек ияләре турында гына түгел, ә командада эшләү, урманда юнәлеш ала белү, каршылыкларны җиңү, урман янгыннарын сүндерү һәм урман таксациясе (агачларны буссоль, биеклек һәм тулылык үлчәгеч ярдәмендә үлчәү) буенча да белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы ярдәмендә II слетта җиңүчеләр ноутбуклар, планшетлар, смартфоннар, сәгатьләр, урман үлчәү приборлары алачак, бу әйберләр аларга алга таба урман эшенә өйрәнгәндә кирәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk