Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубянда ике гаилә яңа фатирлы булды (+Фоторепортаж)

Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан, урманнар белән әйләндереп алынган Лубянны Кукмарадан шактый чакрымнар аерып тора. Төз наратлар арасыннан барганда, әкиятләрдә сөйләнә торган гаскәр кеби тезелгән агачлар менә кайда икән бит, дигән уй туа. Беренче карашка, бернинди мәшәкатьләрсез, тыныч кына гомер кичерәдер кебек тоелды бу җирлек: әлләни машиналар да күзгә чалынмады,...

Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан, урманнар белән әйләндереп алынган Лубянны Кукмарадан шактый чакрымнар аерып тора. Төз наратлар арасыннан барганда, әкиятләрдә сөйләнә торган гаскәр кеби тезелгән агачлар менә кайда икән бит, дигән уй туа.

Беренче карашка, бернинди мәшәкатьләрсез, тыныч кына гомер кичерәдер кебек тоелды бу җирлек: әлләни машиналар да күзгә чалынмады, каядыр ашыгучы кешеләр агымы да күренми. Тик сәфәребезнең максаты биредә тормышның алай гади һәм беркатлы түгел икәнлеген исбатлый. Бүген биредә "Авария хәлендәге торакны бетерү" программасы буенча төзелгән ике фатирлы йортның ачкычлары тантаналы рәвештә хуҗаларына - Ляминнар гаиләсенә тапшырылды. Ике фатирда да әлеге гаилә әгъзалары яшәячәк. Берсендә Вера апа белән аның тормыш иптәше Сергей, уллары Алексей төпләнсә, икенчесендә аларның кызлары Светлана ике кызы белән гомер итәчәк. Алардан кичерешләре турында сораштык:

-Без бик шат, әлбәттә. Бүлмәләр зур, якты, чиста, пөхтә итеп эшләнгән. Миңа эшемә дә якын, мәктәптә укучы кызларыма гына бераз җәяү барырга туры киләчәк, - диде Светлана. -Фатир ипотека кредиты хисабына бирелде, шуның өчен түләп бетерә алырбызмы, дип борчылабыз. Исән-сау бу авырлыкларны да җиңеп чыгарга язсын.

Йорт заман таләпләренә туры китереп эшләнгән: ут, су, газ кергән, канализация челтәре үткәрелгән. Үткән ел әлеге йортны төзүгә "Строй-Гарант" оешмасы егетләре алына.

-Йорт октябрь аенда төзелә башлап, ноябрьдә төгәлләнде. Материаллар белән дә тоткарлыклар, мәшәкатьләр килеп чыкмады. Лубян халкы да һәрвакыт хәерхахлы булды. Кыска гына вакыт аралыгында, шул ук вакытта хуҗаларына уңайлы булсын дип эшләнде. Безнең өчен югары сыйфат беренче урында. Коллективыбыз да бик тырыш, үз эшләренең осталары хезмәт куя. Кешеләрнең сөенечле йөзләрен күрү безнең өчен дә шатлык, - диде прораб Заһир Ризагетдинов.

"Строй-Гарант"ның ышанычлы, үз эшләрен намус белән башкаручы, инде район төзелешенә саллы өлеш керткән оешма икәнлеген район җитәкчесе Сергей Димитриев та билгеләп үтте. Хуҗаларга исә яңа йортларының игелеген күреп, исән-имин яшәүләрен теләде.

- "Авария хәлендәге йортларны бетерү" программасы буенча яңа фатир төзелә дигәч, һәркем моңа бераз шикләнеп карады. Ә инде төзелеш материалллары кайтартыла башлагач, бу уйлар таралды. Эшнең нәтиҗәсен генә көтәсе калды һәм менә ул әзер. Әлеге программа нигезендә төзелгән бу йорт Лубянда тәүгесе. Беренче белен төерле була, дисәләр дә, без аны югары дәрәҗәдә башкарып чыга алдык. Әле җирлектә торак хәлләрен яхшыртуга мохтаҗ гаиләләр бар. Киләчәктә аларның да язмышы уңай хәл ителер, дип уйлыйм, - диде җирлек башлыгы Рим Фәхразиев. - Ляминнар гаиләсенә исә йортларының игелеген күреп, имин яшәүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk