Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубянда грант акчаларына ял зонасы ясала

Мәйданчыкта 25тән артык спорт корылмасы, теннис уйнау өчен өстәлләр, волейбол челтәре куелачак.

«Авыл территорияләрен төзекләндерү» федераль программасы буенча Лубян Мәдәният йорты каршында ял зонасы ясау планлаштырыла. Бу турыда Лубян авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Тежикова хәбәр итте.

Мәйданның нигезе инде эшләнгән, подрядчылар да килеп эш фронты белән танышкан. Биредә территория койма белән әйләндереп алына, яктырткыч баганалар куела һәм җәяүлеләр юлына брусчатка җәеләчәк. Анда урнаштыру өчен 30га якын МАФ кайтуы көтелә.

«25 данә спорт тренажеры, шулай ук теннис өстәлләре, волейбол сеткасы да урнаштырылачак», - ди Гүзәлия Тежикова.

Лубянда да быел шактый эшләнгән.

«Үзара салым акчалары хисабына янгын гидрантлары сатып алдык, яңа йортлар янында балалар уен мәйданчыгы ясадык. Эшчеләр тыкрыгы һәм Кооперативная урамнарында суүткәргеч торбалар ремонтланды, өлешчә алыштырылды. Ә инде Полевая урамында су башнясы төзекләндерелде, насос һәм торбалар яңартылды. Шулай ук Сәрдәүч һәм Лубянда иске зиратларны коймалап алдык», - ди авыл җирлеге башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев